Арча районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
Һәлакәт Иске Чүриле авылы янында булган. (Казан, 25 август, "Татар-информ"). Арча районында кара-каршы ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда "Лада Калина" һәм "Лэнд Ровер" машиналары кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында,...
Һәлакәт Иске Чүриле авылы янында булган.
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Арча районында кара-каршы ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда "Лада Калина" һәм "Лэнд Ровер" машиналары кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан - Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган.
Һәлакәт аркасында, ике машина йөртүченең дә гомере өзелгән. Алар - "Лада Калина"да 41 яшьлек һәм "Лэнд Ровер"ның 67 яшьлек йөртүчеләр. Моннан тыш "Лада" машинасындагы 16 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев