Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артистка кияүгә чыкмагыз!

Әлеге гаиләне байтактан беләм дип әйтә алмыйм. Ләкин ире белән дә, хатыны белән дә аралашырга туры килде. Ирен халык белә, ярата, кыскасы, танылган кеше. Хатыны белән икесен бергә күргәч: “Бигрәк матур парлар, бер-берсен тулыландырып тора бит болар”, дип сокланып куйганым исемдә. Очраклы рәвештә әлеге танылган шәхеснең хатыны белән очраштык. Шунда ул үзенең гаилә тормышын, артист хатынының нинди язмышка дучар булуы турында сөйләп китте.

Гаҗәпсенеп, кызганып тыңладым аны. Әлеге артистны бөтенләй башка яктан ачтым. “Әйдәгез, бу турыда газетага хат итеп языгыз әле”, дигәч тә, каршы килмәде ул. Бушанасы килде бугай. Ләкин иренең кем булуын телгә алмавымны кат-кат үтенде. Аның сөйләгәннәрен укучы ихтыярына тәкъдим ителүнең сәбәбе: артист хатыннары җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхет кичерәме икән? Гомумән, бөтен гаиләдә дә бармы ул бәхет дигәне? Әнә шул сорауларга бераз ачыклык кертәсем килде.

***
...Мин аңа нәкъ кинодагыча, бер күрүдә гашыйк булдым. Дөресен әйтергә кирәк, матур сүзләре, игътибары белән үзенә каратты ул мине. Бер елдан артык очрашып йөрдек тә, өйләнештек. “Аннан ераграк йөр, ул ышанычлы кеше түгел” дип кисәтүчеләр дә булды юкса. Яшь вакытта кеше сүзенә колак салынамыни?! Йөрәктә кайнаган мәхәббәт хисе ике күземне дә томалап куйган иде. Аннары без, хатын-кызлар, беркатлырак бит. Кияүгә чыгабыз да, иребезне үзебез теләгәнчә үзгәртербез, гел шулай яшьлектәгечә күзгә генә карашып яшәрбез дип хыялланабыз. Алай түгел ул! Кешеләр үзгәрми. Бигрәк тә ирләр. Киресенчә, хатыннарын кулга ияләштереп, үзләре теләгәнчә, тормыштан барысын да алып яшәячәкләр...
Ирем өчен һәрвакыт беренче урында – эше, иҗаты булды. Концерт-гастрольләрдән кайтып керми. Гаилә һәрвакыт соңгы планда. Хәзер дә шулай, өйгә йокларга гына кайта. Безнең элеккеге елларда да сүзгә килгән чаклар булгалый иде. Ләкин ул вакытта исерек килеш, соң гына өйгә кайтуларын кичерә килдем. Иртәнге дүртләргә кадәр аның кайтуын көтеп, күз дә йоммыйча утырган төннәр аз булмады. Иртән йокы туймаган, шешенгән күзләр белән эшкә бара идем. 

Ә беләсезме, без ничә тапкыр аерылышуга кадәр барып җиттек. Мин аерылудан да, судлардан да, кеше сүзеннән дә, материаль яктан тормышны алып барырга авыр булачак дип тә курыкмыйм. Ходай исәнлектән ташламасын. Эш шунда – ул үзе китәргә теләми. Шуңа өстәп: “аерылышсак та, мин сине тынычлыкта калдырмыйм, матур тормыш күрмәячәксең”, дип яный. Әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп кыргыйларча кычкыра, әйберләрне вата, хәтта кул да күтәргәли. Хәзер балалар зур үсте инде, икәүләшеп әтиләренә каршы чыгып мине яклыйлар. Алар да кызганыч. Газиз әтиләренең шундый кыланмышларын күреп үскән балалар алга таба нинди булыр, белмим... Кайвакыт аның шул кыланмышларын видеога төшереп: “Менә, күрегез, сез яраткан бөек шәхес өйдә нинди ул!” – дип интернетка элеп куясым килә. Башкалар бит аның тышкы битлеген гына күреп ияләнгән. Балалар белән без генә аның чын йөзен беләбез. 

Әйткәнемчә, кияүгә яратып чыктым. Аны Аллага тиңләдем. Һәрвакыт иҗаты белән кызыксынып тордым. Хәзер дә аның талантын хөрмәт итәм, ләкин ул мәхәббәтемне җиргә салып таптады да, аннары төкереп китеп барды, мине сөяркәләренә алмаштырды. Мин белгән хатын-кызлар белән йоклап йөргән. Хәзер дә йөри. Ә беләсезме, хыянәт итүен ул ничек аңлата? Аңа хисләр төрлелеге, яңа тойгылар кирәк икән. Ир хыянәтенә түзеп яшәүчеләр бер мин генә түгел. Күп андыйлар, мин беләм. Балалары, гаилә бөтенлеге, киләчәк өчен сабыр итә алар. Әмма миндә бер сорау туа: хәзер мәхәббәт, бер-береңә карата тугрылык, намуслылык сыйфатлары үзкыйммәтен югалттымы әллә ул?.. Шул сорауга җавап табасым килә. 
Ә иң кызыгы – шул халәтендә дә көнләшеп интектерә. Матур итеп бизәнсәм дә, “кем өчен матурланасың” дип, теңкәмне корыта. Шалтыратып кайдалыгымны, кем белән булуымны тикшереп тора. Җене котырган чакка туры килсәм, кем белән булуыма карамастан, килеп өйгә алып кайтып китә. Сеңлемдә кунактамы мин, дус кызымдамы – аңа барыбер. Мине таш гасырдагы хатын-кызлар кебек учак саклап, аның кайтканын гына көтеп утырырга тиеш дип белә ул. Ә үзе читтә типтерә!

Ышанычсыз, мәхәббәтсез яшим хәзер. Бөтен эчке дөньямны ямансулык, сагыш басты. Дөньядагы бер генә ир-атка карата да ышанычым калмады. Үземнекенә бигрәк тә. Бертуган сеңлем белән абыем, балалар булганга куанып яшим. Киләчәккә планнар да кормыйм. Судагы йомычка кебек тормыш агымына ияреп, йөзеп кенә барам. Һәр көнем диярлек күз яшьләренә буылып үтә.

Башкалар шуны белсен иде: гаилә тормышында ирнең таланты түгел, ә яхшы ир һәм әти булуы кирәк. Гаиләсенең кадерен белсен, балаларының үскәнен күрсен, хатынын хөрмәт итсен. Безнең тормышыбыз җитеш, Аллага шөкер. Матур киенәм, теләгәнемне ашыйм, ләкин хатын-кыз буларак үземне бәхетсез тоям. 

Артист халкы белән гаилә корырга хыялланучы кызлар күптер. Менә шундыйларга минем бу хатым сабак булсын. Кеше күз алдындагы ир – гаилә өчен түгел ул! Хәер, бәлки хатынына, балаларына вакытын, игътибарын җитәрлек күләмдә бүлеп бирүче ирләр дә бардыр. Кызлар, егетләрнең сәхнәдәге образына гашыйк булып тормыш корырга уйлаганчы, алдагы көннәрне, бетмәс-төкәнмәс гастрольләрен уйлагыз. Артист ирнең гаилә арбасы тартырга вакыты да, теләге дә юк. Аңа читтә дә игътибар җитеп бара. 

Артист хатыны сөйләгәннәрне Зилә Ханова язып алды.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев