Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артистлар балаларын Белем иленә озатты [+фотолар]

Белем бәйрәме көнне беренче сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә алардан ким дулкынланмый. Мәктәп эзләү, баланы баштан-аяк киендерү, букет әзерләү - ата-аналар өстендәге зур бурыч. Газизләренең тырышып укуын теләп, бүген күпләр балаларын мәктәпкә озатты. Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаеваның төпчек кызлары Зифа, Раяз Фасыйховның беренче баласы Венера, Ләйсән һәм...

Белем бәйрәме көнне беренче сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә алардан ким дулкынланмый. Мәктәп эзләү, баланы баштан-аяк киендерү, букет әзерләү - ата-аналар өстендәге зур бурыч. Газизләренең тырышып укуын теләп, бүген күпләр балаларын мәктәпкә озатты.


Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаеваның төпчек кызлары Зифа, Раяз Фасыйховның беренче баласы Венера, Ләйсән һәм Илнар Ялаловларның уллары Аяз, Алсу һәм Азат Фазлыевларның беренче уллары Аяз, Ильвинаның кызы Раяна да быел тәүге тапкыр белем иленә аяк басты.

Раяз Фасыйховның кызына форма ярамаган



- Кызым 149 нчы татар-төрек лицеена укырга керде. Бик ябык булганга Венерага гадәти әзер мәктәп формасы ярамады. Шуңа күрә тектерергә туры килде, берничә тапкыр "примерка"га да бардык. Мәктәпкә тизрәк бару теләге белән янды. Әзерлек курсларына йөрде. Яза, саный белә. Сумкасын август башыннан бирле көненә өч-дүрт тапкыр бушатып-тутырып карады инде. Балалар бакчасына йөреп, иртүк торырга ияләште. Шуңа күрә бу яктан авыр булыр, дип уйламыйм. Энесе генә нишләп бетәр менә. Балалар бакчасына икәү йөрергә ияләшкәннәр бит. Ул әлегә аңлап бетерми. Мәктәптән соң апа "садик"ка килә, дип куана.

Илнар Ялаловның улы мәктәпкә имтихан биреп кергән



- Аяз 19 гимназиядә белем алачак. Монда эләгү җиңелләрдән булмады: бер урынга 7-8 бала дәгъва кылды. Улыбыз мәктәпкә имтихан биреп керде. Карарны үзе кабул итте: икенче мәктәп сайлау мөмкинлеге дә бар иде. 1 сентябрьне җәй башыннан бирле көтте. Һәр иртә: "Тагын ничә көн калды?" соравы белән башлана иде. Улыбыз укый, яза, математик гамәлләрне башкара белә. Сыйныфта малайлар күбрәк. Инде бүген дуслашырга да өлгерделәр. Тик менә балалар бакчасындагы дусларын гына сагына. Урамда күрешсәләр, зурларча кочаклашалар, - ди Илнар.

Булат Бәйрәмовның кызы форма алган көнне кичкә кадәр салмый йөргән



- Кызларыма караганда үзем күбрәк дулкынландым, - ди Булат. - Беренче сыйныфка барган көннәр искә төште. Аннан соң балалар ничек укыр, дип тә борчыласың. Бүген безнең Җиһангәрәевлар гаиләсе өчен тарихи көн. Ике абыемның да төпчек кызлары беренче сыйныфка укырга керде. Әниебез шулай итеп өч оныгын Белем иленә озатты. Зифа инде мәктәпкә барырга күптән әзер. Әзерлек курсларына да йөрде. Ул безнең туганнан бирле укучы. Олы кызыбыз Таңсылу белән иң яраткан уеннары - укытучы булып уйнау. Каннарына сеңгән, күрәсең, Ләйсән белән минем дәү әти-дәү әниләр дә, әти-әниләр дә, үзебез дә укытучы бит. Укый белә. Үзенчә яза да. Җәй беткәнгә хафаланып, көндәлек язган бит, балакаем.



- Таңсылу бишенчегә күчте. Кай арада үсеп җиткәннәр диген! Зифа бу көнне бик зарыгып көтте. Уку кирәк-яракларын да әллә кайчан җыя башладык. Мәктәп формасы алган көнне салмыйча да кичкә кадәр шуның белән йөрде. Сумкасын да әллә ничә тапкыр тутырып-бушатып, асып йөрде. Исән-сау булып, тырышып укысыннар гына инде. Ходайга һәм укытучыга тапшырдык! - ди кызларыннан да артыграк дулкынланган Булат Бәйрәмов.

Фазлыевлар: «Ничек укытырбыз", - дип баш вата



- Улыбыз Аяз 149 лицейга барды. Үзенең укырга теләге бик көчле. Әмма балалыгы белән алда ниләр көтәсен аңлап бетерми инде. Сыйныфта 32 бала. Әти-әниләр дә күп килгән иде. Алар арасында әзрәк югалып та калды кебек. Әзерлек курсларына йөргәндә аның кадәр күп бала түгел иде бит. Кечкенә улыбыз Ильяс "мин дә укырга барам", дип җыенды. Сумкасына китаплар тутырып килде. Үзебез Аязга караганда да күбрәк борчылабыз. Укытасы бар бит. Эш белән вакыт яклары тыгыз булгач, икеләтә дулкынландыра.


Чулпан ШАКИРОВА сораштырды

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев