Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артистлар футбол уйный: Айдар Галимов - капитан, Алсу Әбелханова - медсестра! [+фото]

Татар эстрадасы артистларының спортка, бигрәк тә футболга мөкиббән булуын беләбез. Җырчылар буш вакытлары булган саен үзара футбол уйнарга җыела. Ә күптән түгел Уфада зур футбол уены узды! Шәһәр үзәгендәге "Динамо" стадионында Уфа җырчыларына каршы Казан артистлары футбол уйнады.

Казанлылар Уфага 8 кешелек аз санлы состав белән барган. Аның да берсе - шәфкать туташы ролендә ТР атказанган артисты Алсу Әбелханова. Алсу уенчыларга су биреп, җан атып утырган. Каршы як командасының шәфкать туташы ролендә исә Гүзәл Әхмәтова булган. "Башкортстан коллегаларыбыз безне бик жылы каршы алды. Кирәкле барлык уңайлыклар да тудырылган иде. Безне иң шаккатырганы hәм шатландырганы - турнирның югары дәрәҗәдә оештырылган булуы. Профессиональ футбол стадионы, БСТ каналыннан уенны турыдан-туры трансляцияләү, Башкортстанның иң яхшы комментаторы, командалар хөрмәтенә 2 республика гимнын уйнату, яхшы аппаратуралар, күп санлы репортерлар, фотоаппарат утлары, 1500 тамашачы - болар барысы да чемпионнар лигасының финал уенын хәтерләтте", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә җырчы Фәрид Низамиев.

Каршы як команда уенга 25 кешелек состав җыйган! Ә команда капитаны - Татарстанның халык артисты Айдар Галимов! "Айдар абый уен башланыр алдыннан командаларга чын күңелдән (!) уңышлар теләде. Беренче тайм безнең командага бик авыр булды. Запаста безнең бер уенчы да булмау, каршы якның уенчылары гел алышынып тору үзенекен итте: беренче тайм 3:0 исәбе белән тәмамланды. Шуны да әйтергә кирәк, голларның берсе Айдар абый исемендә. Икенче таймга без инде бераз хәл алып, тактиканы да үзгәртеп чыктык. Нәтиҗәдә исәп 3:1 булып үзгәрде. Голны безнең капитан - Алмаз Шәрифуллин кертте", - ди Фәрид.

matbugat.ru/news/?id=15188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев