Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Артур Салихов кулы сынган килеш мәҗлес алып бара! [+фото]

Чаллы егете Артур Салихов футбол уйнаганда егылып уң кулын сындырган. Хәзерге вакытта җырчының кулы гипста, әмма Артур тик ятарга җыенмый, мәҗлесләр алып баруын дәвам итәчәк.

- Егетләр белән һәр дүшәмбе мәктәп спортзалына футбол уйнарга йөрибез. Кинәт егылып кул чугына таяндым, нәтиҗәдә кулым сынды. Табиблар бер айлап гипс белән йөрергә кушса да, мәҗлесләр алып барганда, гипсны салып торасы булыр, ахрысы, чөнки күлмәк-костюм кигәндә комачаулый. Гипслы кул белән мәҗлес алып барган тамаданы күргәнем юк иде әле, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Артур Салихов.

Бу көннәрдә Салиховлар гаиләсе яңа фатирга күченергә җыена. Чаллыда ипотека кредитына ике бүлмәле фатир алганнар. Әлегә кадәр исә алар Артурның әнисендә яшәгән. Билгеле булганча, Алия һәм Артур Салиховлар 6 яшьлек Камил һәм 4 айлык Самир исемле ике ул үстерә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X