Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арзанлы машинага кызыкмагыз!

Татарстанда тәүлегенә, уртача, өч транспорт чарасы куып алып кителә. Куып алып китүләрнең һәм транспорт чарасы салоныннан әйберләрне яки аппаратураларны урлауларның күпчелеге Казан шәһәренә туры килә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, транспорт чарасын куып алып китүнең һәм урлашуның 80 проценты төнге сәгатьләрдә башкарыла. Куып алып китүләрнең 70 проценты - урамнарга, 10 проценты ишегалларына кагыла, гаражлардан алып чыгу очраклары - 8 процент.

Автоинспекторлар түбәндәге гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Урамда бер-ике минутка гына читкә китеп баскан очракта да, транспорт чарасының ишеген ачык калдырмагыз, кабызу ачкычын уемтыгында яки утыргычта калдыру һич кенә дә ярамый. Шулай ук, каядыр аз гына вакытка кереп киткән очракта да, автомобиль салоны эчендә сумка, папка, тартма кебек әйберләрне калдырмагыз. Бу әйберләр каракларны кызыктыра. Транспорт чарасын сигнал сак аппаратурасы белән җиһазлау зарур, өстәмә рәвештә рульгә, педальгә механик йозаклар куллану да нәтиҗәле. Әлбәттә, транспорт чарасын гаражга яки саклаулы мәйданчыкка кую - иң ышанычлысы.

Никадәр генә тиз әйләнеп киләм, дип киткән нәүбәттә дә, автомобиль салонында кечкенә баланы бикләп калдырмагыз. Бу гамәлегез белән балагызны да куркыныч астына куясыз. Транспорт чарасының яшертен бер урынына тамга салыгыз, моны сер итеп тотыгыз.

Документлары расланган, дөрес булган транспорт чарасын гына сатып алыгыз. Арзан бәясенә кызыгып, шикле техника сатып алмагыз. Ул урланган транспорт чарасы булырга мөмкин.

Әгәр сезнең транспорт чарасын куып алып киткәннәр икән, бу турыда кичекмәстән 02 телефоны буенча шалтыратыгыз яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итегез. Гаризада транспорт чарасының маркасы, моделе, төсе, дәүләт теркәү номеры һәм агрегатларның номерлары күрсәтелергә тиеш. Никадәр тиз хәбәр ителсә, транспорт чарасын кайнар эздән табу мөмкинлеге зуррак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев