Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Асаф Вәлиев Илһам Шакиров бөтен татар җырын, моңын дөньяга танытты дип исәпли

Илһам абый татар халкының сагышын, язмышын җырлары аша әйтеп бирә алды, диде Асаф Вәлиев.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев мәрхүм Илһам Шакировны татар җырын һәм моңын дөньяга танытты дип уйлый. Бу фикрен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Татар халкы Илһам абыйны бәяләде инде. Ул бөтен татар җырын, моңын дөньяга танытты. Илһам Шакиров – уникаль кеше иде. Кабатланмас тавыш, кабатланмас тембр иясе. Бөтен татар халык җырларын, эстрада җырларын да, хәтта классик ария, романсларны югары дәрәҗәдә башкарды. Ул башка җырчылардан шуның белән аерылып тора да,” – диде Асаф Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Илһам Шакировны хәтта “йөри торган энциклопедия” дип тә әйтеп була, чөнки ул татар халкының тарихын яхшы белгән. Фәлсәфи темаларга да иркен сөйләшкән.

“Аның белән сөйләшеп китсәң, бик кирәкле әйберләр генә сөйли иде. Дөньяга карашы бик зур иде. Бик акыллы, зыялы, зәвыклы кеше иде Илһам абый,” – дип искә алды Асаф Вәлиев.

Ул татар халкының сагышын, электән килгән язмышын үзенең җырларында әйтеп бирә алды. Шуңа Илһам абыйның моңы безнең йөрәкләрдә һәрвакыт сакланыр, диде җырчы.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X