Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашаганың пластмасс булмасын…

Бу көннәрдә интернетта бер видео таралды. Берничә бөртек дөгене, тимер аш кашыгына салып, ут өстендә тотып караганнар. Шаккаткыч хәл – дөге эри! Пластик утта эрегән кебек, күзгә күренеп эри, аннары бөтенләй яна башлый. «Ботка ашарга кирәк, аннан да файдалы ризык юк», – дип йөр менә син моннан соң…

Белгечләр мондый дөгенең пластиктан «ясалганын» таныды. Дөге безгә Кытайдан кертелә. Ә анда, белгәнебезчә, бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итмиләр. Калдыкларны, бер тапкыр кулланылган материалларны кабат эшкәртү буенча да Кытай беренче урында. Менә пластмасса калдыкларны да эшкәртеп, шуннан дөге ясап (!), безгә юллый башлаганнар. Кайбер чыганакларга ышансаң, Кытайда ел саен 800 мең тонна чын һәм 10 мең тонна ялган (ягъни пластик кушылган) дөге җитештерелә икән. Хәер, кичә-бүген генә башланган эш түгел икән инде бу. Чыганаклар пластик дөге җитештерүчеләрнең дүрт ел элек үк тотылганын белдерә. Тотылып ук җитмәгәннәрдер, күрәсең, югыйсә һаман шуны җитештереп ятмаслар иде. Җитештергәннәр, төрле илләргә (шул исәптән Русиягә дә) таратканнар, миллионлаган кибеттә шушы дөге сатуга куелган, миллиардлаган кеше, арзан бәясенә һәм хуш исенә кызыгып, аны сатып алган, ашаган. Һәм бу эш бүген дә дәвам итә. Моны белгечләр дә, тиешле органнарда утыручы кешеләр дә бик яхшы белеп тора, тик системаны туктата алмыйлар. Казларны, яшелчәләрне, тыелган илдән кертелгәне өчен генә, бульдозерлар белән таптаталар, шуның белән мактаналар, ә ялган дөгегә каршы көрәшмиләр. Күрәләтә торып пластик ашап ятабыз. Аннары, онкологик чирләр ник көннән-көн арта соң, дип аптырыйбыз. Ә Европа илләрендә: «Пластик савыттан ашау зыянлы», – дип, бер тапкыр кулланыла торган савытларны да кәгазьдән җитештерәләр, пластик пакет урынына да кәгазен кулланалар…

Ашарга куркыныч. Хуш, Кытай дөгесен ашамый башладың, ди. Аның урынына сыр ала башларга уйлыйсың. Файдалымы – файдалы? Билгеле бер күләмдә каты сортлы сырны табиблар да ашарга киңәш итә. Тик хәзер анысына да ышанып бетеп булмый бит әле. Берничә ел элек Омскидагы «Торговый дом «Сыры» күпләрне сыр ашаудан биздерде инде. Завод хезмәткәрләренең сыр ясыйсы дигән сөттә коенулары (!), ул сырны санитария таләпләренең с хәрефенә дә җавап бирми торган шартларда әзерләүләре турындагы видео интернетка эләккәч, оешманы ябып куйдылар куюын. Тик аңа карап кына җитештерүчеләргә ышаныч артмады. Башка завод-фабрикаларда да, сырны ясар алдыннан, шулай сөттә коенмыйлардыр дип берәү дә гарантия бирә алмый. Роспотребнадзор да, берәр кеше шикаять итмәсә, аларны карап, тикшереп йөрми. Аның эше башка – сыйфатсыз товар барлыгы ачыкланганнан соң, җитешсезлекне төзәтегез, дип кисәтү ясау. Этлек эшләнгәннән соң, алай ярамый бит, дип, бармак янау, ягъни…

Бүген зарарсыз ризык юктыр инде ул. Озаграк саклансын, төсе матуррак күренсен, хуш исле булсын өчен әллә нинди химикатлар кушып бетергәннәре берәүгә дә сер түгел. Шуңа күрәме икән, хәзер фермер хуҗалыкларында җитештерелгән ризыклар киң таралыш ала башлады. Интернетта күпләп «органик ризык» дип тамгаланган кибетләр ачыла. Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләр (хәллерәк кешеләр дип аңларга кирәк) ризыкларны кибеттән түгел, якын-тирәдәге авыллардан барып ала. Аларда, кибеттәгегә караганда, бермә-бер кыйммәтрәк, билгеле, тик аның каравы химикатлар белән чуарланмаган, файдалы ризык… дип уйлыйбыз. Шулай дип уйлаганда, бүгенге заманда ашламасыз бернәрсәнең дә үстерелмәвен генә онытып җибәрәбез. Шулай да, укол кадап, берничә көн эчендә симертелгән тавыкка караганда, йорт тавыгының зыянсызрак булуын, хуҗалыкта үстерелгән помидорның да кибеттәге кардәшенә караганда ышанычлырак икәнлеген танымый мөмкин түгел.

 

Белеп торыйк!

Әгәр сыйфатсыз ризык алган булсаң…

Көнбатыш илләрендә кеше кибеттән кулланылыш вакыты чыккан яисә дөрес сакланмау нәтиҗәсендә бозылган ризык алса, шунда ук югары инстанцияләргә шикаять итә. Бездәге Роспотребнадзор кебек оешма була инде бу. Бөтен кеше, иренмичә, шулай шикаять яза торгач, хәзер анда бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар: шикаятьләр көне-сәгате белән тикшерелә, ә кибетләр, үз чиратында, сата торган товарларына бик игътибарлы. Шуңа күрә чит илдә бозылган ризык ашап агуланучылар саны аз.

Русиядә ел саен 40 миллион кеше сыйфатсыз ризыктан зыян күрә, 50 мең кеше ризык белән агуланып үлә – Роспотребнадзор белгечләре исәпләп чыгарган саннар бу. Бездә кибеттән сыйфатсыз ризык алган кеше нишли соң? Өенә кайткач кына кулланылыш вакытын карый, кибеттә үк карап торуны кирәк дип тапмый. Ә инде ризыкның кулланылыш вакыты чыкканлыгын белгәч (яисә ризык, дөрес сакланмау сәбәпле, бозылган булып чыкса), аны кире кибеткә илтеп бирә, акчасын ала һәм, кибетчегә бер-ике «матур» сүз әйтеп чыгып китә. Шуның белән шул. Кайберәүләр бөтенләй: «Фәлән сум өчен генә кире барып йөрмим инде», – дип уйлый да бозылган ризыкны ташлый, кибеткә барып тавышланып, акчасын даулап йөрми. Җәзасын алмаган кибетчеләр исә бозылган ризык сатуларын дәвам итә. Кешеләр агулана, шул агулану нәтиҗәсендә үлә тора, ә кибетчеләрнең аларда эше юк – аларның сату итәсе бар.

«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 18нче маддәсе нигезендә, кибет сыйфатсыз ризыкны шундый ук төрдәге сыйфатлысына алыштырып бирергә яки акчагызны кайтарырга тиеш. Сатып алган көнне үк кибеткә барып алыштырып йөри алмыйсыз икән, ризыкны туңдыргычка куеп торыгыз һәм озакка сузмыйча илтеп тапшырыгыз.

Сыйфатсыз ризык алган очракта тагын нәрсә эшләп була соң? Бу ризыкны саткан кешене җәзага тарттырырга. Фәкать шул очракта гына уңай якка үзгәреш була алачак. Ә моны ничек итеп эшләргә? Һәр шәһәрдә Роспотребнадзорның җирле бүлекчәсе бар. Аның сайтында сыйфатсыз товар сатып алган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге яхшылап аңлатылган. Шунда ук гариза үрнәге дә бар. Шул гаризаны чыгартып алып, 2 нөсхәдә тутырырга, бозылган товарның фотосын, кибеттән алынган чекны да беркетеп, Роспотребназдорның электрон почтасына юлларга кирәк. Кабул итү бүлмәсенә илтеп бирергә дә мөмкин. Дәлилләү кирәк булган очракта, белгечләр ризыкка экспертиза да үткәрә ала. Шикаять булса, проблема да бар дигән сүз. Ул проблеманы хәл итәргә кирәк булачак. Мондый очракта Роспотребнадзор сез шикаять иткән кибетне тикшерергә һәм тиешле карарын чыгарырга бурычлы. Димәк, алдап сатучылар җәзасын алачак, дип ышанырга кала.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең сайты – http://16.rospotrebnadzor.ru/. «Кайнар элемтә» телефоны – 8 (843) 236-94-11 (дүшәмбе-чәршәмбе – 10нан 17 сәгатькә кадәр, җомга – 10нан 15:45кә кадәр, 12дән 12:45кә кадәр тәнәфес).

Шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әлеге оешма кулланучы хокукын яклау белән шөгыльләнә. Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94. Телефон: 8 (843) 278-92-00. Электрон почта: Lyubov.Capova@tatar.ru

 

Кирәге чыгар

Чын дөгене пластмассыннан ничек аерырга?

Хәзерге заманда товарның кабында язылган язуларга гына ышанырга ярамый. Ризыкның чынмы, әллә юкмы икәнен үзеңә тикшереп карарга кирәк. Мисал өчен, дөгене мондый ысуллар ярдәмендә тикшереп карап була:

  1. дөге 2Су. Бер аш кашыгы дөгегә бер стакан су салып карагыз. Төпкә утырганнары – чын, ягъни органик дөге. Ә инде өскә калыкканнарын алып ташларга кирәк. Әлбәттә, берничә дөге булса да су өстенә калыкмый калмаячак, моннан куркырга кирәкми. Ә инде бөтен дөге дә су өстендә йөзеп йөри башласа, шикләнергә урын бар – дөге дигәнебез пластмасс түгелме икән?
  2. дөге 1Ут. Берничә бөртек дөгене тимер аш кашыгына салыгыз да газдагы ут өстендә тотып торыгыз. Пластмасс дөге, интернетта таралган видеодагы кебек, эри башлый, йә бөтенләй янып китә (пакетны утта тотсак та шулай бит). Дөге эремәсә һәм янып китмәсә – димәк, аны курыкмыйча ашарга мөмкин.
  3. Төеп карау. Берничә дөге бөртеген төеп карагыз. Органик дөге ак порошокка әйләнәчәк, ә ялганы төйгәч сары төскә керәчәк.
  4. Күгәрек. Әз генә дөгене суда пешереп алыгыз. Пешеп чыккан ботканы, пластик контейнерга салып, берничә көнгә кояшлы урынга куеп калдырыгыз. Бу вакыт эчендә органик дөгедән пешерелгән ботка күгәреп, мүкләнеп бетәчәк. Ә пластмасс дөгегә бернәрсә булмаячак.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев