Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашарга дип биргән кәҗәне юлбарыс дус иткән

Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр. Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән. Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый...

Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр. Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән.
Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый икән. Ә Амур мондый кыю кәҗә белән бәйләнешеп торуны кирәк тапмаган.

Тик сафари-паркка килеп йөрүчеләр кәҗәне башка урынга күчерүләрен сорыйлар, чөнки кайчан да булса тамагы бик нык ачып юлбарыс кәҗәне ашаудан куркалар, дип яза mail.ru.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев