Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашаулар талон белән буларга мөмкин

Узган гасыр ахырында халыкка таратылган азык-төлек чек­ларын күпләр хәтерли булыр. Шуның белән кибеткә йөрдек, аз керемле гаиләләр өчен берара социаль ашханәләр дә эшләде. Инде менә сезгә тагын яңалык: РФ Сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгы аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек картасы һәм түләүсез төшке ашлар кертергә кирәклеген белдерә. Бу хактагы тәкъдимне алар...

Узган гасыр ахырында халыкка таратылган азык-төлек чек­ларын күпләр хәтерли булыр. Шуның белән кибеткә йөрдек, аз керемле гаиләләр өчен берара социаль ашханәләр дә эшләде. Инде менә сезгә тагын яңалык: РФ Сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгы аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек картасы һәм түләүсез төшке ашлар кертергә кирәклеген белдерә.


Бу хактагы тәкъдимне алар Хөкүмәткә дә юллаган. Нәрсә дигән сүз соң бу, илдәге күпчелек халык ярлылык чигенә килеп те­рәлгәнме? Белгечләр ачыклык керткәнчә, түрәләр халыкка ярдәм итү максатыннан махсус программа эшләмәкче. Ул ике этаптан торачак. Беренчесе, "Азык-төлек картасы" дигәннәре - аз керемлеләр өчен дәүләт балл һәм бонус рәвешендә ярдәм оештырачак.



Шул карта белән кибетләрдән азык-төлек сатып алырга мөмкинлек туачак. Икенчесе социаль (бушлай яки ташламалы) туклану белән бәйле. Кулланучылар җәмгыять­ләрен­дә, ашханәләрдә, кафеларда кайнар ризыклар аерым категория кешеләр өчен бушлай яки ташламалы булачак. Азык-төлек картасын киләсе елдан ук кулланышка кертергә җыенса­лар, социаль туклану 2018 елда барлыкка килергә мөмкин.


Илдә халык ач булмаса да, кайбер гаиләләрнең сыйфатлы һәм файдалы ризык белән туклана алмаганын да танымый мөмкин түгел. Аена 6-7 мең сум пенсия алып, шуның яртысыннан артыгы коммуналь хез­мәт­ләр өчен киткән, ялгызы яшәгән кеше килосы 300-400 сум торган сыер итен берничек тә ашый алмый инде.


Инде гамәлгә керә калса, азык-төлек карточкаларын ай саен бирмәкчеләр. Ләкин шунысы да бар: аңа нәрсә телисең, шуны алып булмаячак. Исемлек инде төзелгән. Анда яңа җитеш­терелгән һәм шул ук вакытта тиз бозыла торган азыкларны гына керткәннәр. Яшелчә, җиләк-җи­меш, яшел тәмләткечләр, ит һәм ит ризыклары исемлек башында. Шулай ук кош ите, кош итеннән ясалган ярымфабрикатлар, йомырка, сөт, сөт ризыкларын да карточка ярдәмендә алырга була. Ә менә балык юк. Аның каравы яшелчә орлыклары, җиләк-җимеш үсентеләре бар. Җире булган кеше үсенте алып, кышка җитәрлек әйберне үзе үстерә алачак. Исемлектә хәмер белән тәмәке дә юк.


Исемлеккә кертелгән ризык­ларны теләгән күләмдә алырга була, чикләүләр юк, әмма үзеңә билгеләнгән суммага сыешырга гына кирәк. Картадагы балларны, бонусларны акчага әйлән­дереп булмаячак, ул айныкы-айга тотылып бетәргә тиеш. Ташламалы ризыкларны эре сәүдә үзәкләреннән дә, кечкенә ки­бетләрдән дә, базарлардан да, автолавкалардан да алырга була. Әмма моның өчен аларның махсус системага кергән булулары шарт.
Инде иң мөһим сорау: әлеге программада кемнәр катнаша ала соң? Һәр төбәктә үзенең яшәү минимумы билгеләнгән. Кеше башына шуннан ким керем алучылар ярдәмгә өмет­ләнә алачак, диләр. Карта алу өчен җирле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Документларны карап, тикшереп чыкканнан соң, акча күчерер өчен электрон карталар биреләчәк.


Кыскасы, барысы да уйланылган. Тик болар әле кәгазьдә генә язылган. Министрлык вә­килләре белдергәнчә, адреслы азык-төлек ярдәмен гамәлгә ашыру өчен "РФ социаль азык-төлек турында"гы Федераль закон кабул итәргә кирәк. Әлеге документта бу программада кемнәр катнаша алачагы да бәян ителәчәк. РФ сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Виктор Евтухов сүзләреннән аңлашыл­ганча, мондый программа тормышка ашырылса, җирле ризык­ларга ихтыяҗ артачак, урнаштыруда мөмкин­лекләр барлыкка киләчәк, янәсе.


Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдиновның да фикере шундый. "Мондый алым чит илләрдә инде күптәннән эшли. Бу программа эшләп китсә, аз керемле гаиләләр генә түгел, авыл хуҗалыгы продукциясен җитеш­терүчеләр дә җиңел суларга мөмкин. Җитештерүчеләр, фермерлар дәүләт ярдәменә өмет­ләнә алачак", - ди Илгизәр әфән­де.

("Ватаным Татарстан", /№ 129, 04.09.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев