Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашламаларны тиешле нормадан күпкә артык кертү туфракка зыян китерә

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик зат­ларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы таләпләрне дөрес үтәмәү очраклары килеп чыгып тора. Җир хуҗалары үз кишәрлекләрендәге агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны практикада кулланырга бурычлы. Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре зур уңыш алуны максат итеп куеп туфракка ашламаларны тиешле нормадан күпкә...

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик зат­ларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы таләпләрне дөрес үтәмәү очраклары килеп чыгып тора. Җир хуҗалары үз кишәрлекләрендәге агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны практикада кулланырга бурычлы.

Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре зур уңыш алуны максат итеп куеп туфракка ашламаларны тиешле нормадан күпкә артык итеп кертәләр һәм нәтиҗәдә туфракка зыян китерәләр. Җиргә кимендә 5 елга бер тапкыр агрохимик тикшерү уздыру шарт итеп куела. Тикшерү нәтиҗәсендә туфракта авыр металл калдыклары, пестицидлар, агрохимикатлар һәм баш­ка куркыныч матдәләр барлыгы яки туфракның нормада булуы беленә. Җир зарарлы матдәләр күп бу­луы нәтиҗәсендә пычранса, уңдырышлыгы кимесә, җир участоклары хуҗалары агрохимик чаралар кулла­нырга тиеш. Бу чаралар үтәлмәгән очракта Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә җаваплылык каралган. Авыл хуҗалыгы җирләрен агрохимик яктан тикшерү өчен мондый эшләргә лицензиясе булган оешмалар белән генә килешү төзергә кирәк.

Җир - безнең уртак байлыгыбыз. Җирнең уңды­рыш­­лылыгын саклау - дәүләт һәм муниципаль власть органнарының, җир участоклары хуҗаларының алыштыр­гысыз бурычы.

Рафис Низамиев,

"Россельхознадзор"ның республика җир күзәтчелеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X