Ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан
Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә, баласын Кама балалар медицина үзәгенә озата баручы 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. (Яр Чаллы, 17 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда...
Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә, баласын Кама балалар медицина үзәгенә озата баручы 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.
(Яр Чаллы, 17 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл һаләкәте килеп чыккан, нәтиҗәдә, 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Юл фаҗигасе Халыклар дуслыгы проспектында килеп чыккан. «Ашыгыч ярдәм» Хәсән Туфан проспекты ягыннан Академик Королев урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Машинаның 22 яшьлек йөртүчесе борылышта кисәк тормазга баскан, шул сәбәпле баласын Кама балалар медицина үзәгенә озата баручы салондагы 28 яшьлек хатын-кыз егылган һәм баш мие җәрәхәте алган. Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев