Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ашыгыч ярдәм» яңача эшли башлады

1 июльдән Россиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр керде. Аның төп яңалыгы - чакыру кабул иткән диспетчерлар ашыгыч ярдәмне ике төргә бүләчәк.

Ашыгыч ярдәм станциясенең медицина бүлеге баш табибы урынбасары Марина Воронцова «ШК»га сөйләгәнчә, ашыгыч кичектергесез ярдәм күрсәтергә тиешле бригада егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш.
- Әлеге ярдәм төренә кешенең сәламәтлеге һәм гомеренә зыян янаган очраклар, әйтик, инсульт, инфаркт кичерү, аңны югалту, юл һәлакәтләре керә. Икенче төргә караган чакыруларга бригада ике сәгать эчендә барачак. Ул температура, кан басымы күтәрелү, буыннар авырту булырга мөмкин. Әлеге бүленеш элек тә бар иде. Ашыгыч кичектергесез чакыруларга беренчерәк барырга тырыша идек. Хәзер исә моны федераль дәрәҗәдә законлаштырып куйдылар. Халык исә, авыртуының нинди булуына карамастан, ашыгыч ярдәмне егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш дип уйлый. Тагын бер кабатлыйм: без башта үтә кичектергесез чакыруларга барачакбыз, - ди әңгәмәдәшебез.

Статистикага күз салсак, ашыгыч ярдәм чакырулар кичке сәгать биштән төнге уникегә кадәр күп була. Ул тәүлек әйләнәсендәге чакыруларның кырык процентын алып тора. Сезонга бүлеп караганда, җәен табибларны азрак «борчыйлар» икән. Бер көнгә 1000-1100 шалтырату булса, көз, кыш, яз айларында 1200-1300 чакыру кабул ителә.

http://shahrikazan.com

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев