Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әти белән бик кызык!»

13 октябрьдә «Әтиләр көне» уңаеннан Эзмә мәдәният йортында «Әти белән белән бик кызык» музыкаль - спорт кичәсе узды.

Мондый чараларның максаты-әтиләр өчен балалар белән вакыт үткәрү һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту мөмкинлеге булдыру. Әтиләр һәм балалар гаиләләр белән ярыштылар. Алар спорт уеннарында, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Конкурслар музыкаль чыгышлар белән аралаштырылды Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлек, тизлек, иҗади фикерләүдә сынадылар.

"Без барлык йорт мәшәкатьләрен читкә куеп, чакыруга җавап биргән һәм балаларыбызның күңелләрен күрер өчен бәйрәмгә килгән әтиләргә бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, дуслык, гаиләдә үзара аңлашу хисе тәрбияли",- дип уртаклашалар оештыручылар социаль челтәрләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев