Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Атларга карата эчкерсез мәхәббәт хисләрем минем иманымда, канымда", – ди Энгель

Быел Ат елы. Күңелләрдә шушы күндәм йорт хайваннарына мәхәббәт яшәтү елы. Бахбайларны ихлас яратучылар, шөкер, күп арабызда. Гадәттә аларны бик яраткан кешегә ат җене кагылган диләр. Энгель Гайфуллин да шундыйларның берсе. -Ат үзенең акыллылыгы белән башка хайваннардан аерылып тора. Кешегә тиз ияләшә. Атны яраткан кеше беркайчан да начар күңелле, хөсетле...

Быел Ат елы. Күңелләрдә шушы күндәм йорт хайваннарына мәхәббәт яшәтү елы. Бахбайларны ихлас яратучылар, шөкер, күп арабызда. Гадәттә аларны бик яраткан кешегә ат җене кагылган диләр. Энгель Гайфуллин да шундыйларның берсе.

-Ат үзенең акыллылыгы белән башка хайваннардан аерылып тора. Кешегә тиз ияләшә. Атны яраткан кеше беркайчан да начар күңелле, хөсетле була алмый. Кызык өчен генә җай туры килгәндә аларның күзләренә туры карап торыгыз әле. Ул синең уйларыңны аңлагандай, күзләрен синең күзләреңә төбәп, бер ача, бер яба башлый, рәхәтләнеп хуҗасы белән серләрен уртаклаша кебек. Атлар белән аралашу миңа онытылмаслык рәхәт мизгелләр бирә,- ди ул.

Аның әтисе Шәйдулла, әнисе Нурсабах "Әбде" совхозының алдынгы эшчеләре булалар. Әтисе комбайнчы, әнисе аның ярдәмчесе булып эшли. 1990 елда Теләче районында беренчеләрдән булып крестьян (фермер) хуҗалыгы оештыралар. Ул вакытта Энгельгә әле 4-5 яшь кенә була. Эшкә йөргән әти-әнисеннән калмаска тырыша, ат дилбегәсен тотып бару бик тә кызыктыра аны. Әтиләре арендага 210 гектар җир алып, бар эшне гаилә белән башкаралар. Сыерлар саву әнисе һәм апасы карамагында була, җир эшләре ир-аталар җилкәсенә төшә. Энгель исә буш вакытын атлар янында уздыра. Урта белем алгач, юристлыкка укый һәм Казан шәһәренең Мәскәү районы судында эшли. Саба гимназиясенең педагог-психологы Алия белән гаилә коргач, 2010 елда районга кайталар. Энгель "Яшен" җәмгыятенә юрист булып урнаша.

Институтта укыганда да атна саен авылга кайтып, атлар белән мәш килгәнен күреп, әтисе Казан ипподромыннан "Домбай" кушаматлы чабышкы сатып ала. Шул көннән башлап Энгель үзенә күңеленә хуш килгән шөгыль таба һәм атлар санын 6га җиткерә. Сабантуйларында атлар чабышында гел беренчелектә була. 2009 елда Э.Гайфуллин Тимершык авыл җирлегендә җир алып, йорт һәм атлар сарае төзи. Сарайда 4 ат һәм 15 колын аерым бүлмәләр булдыра. Хәзер ул Инглис һәм Буденовский токымлы атлар белән эш итә. Атларны Краснодар, Ростов, Саратов өлкәләреннән, Пензадан, Волгоградтан кайтарта.

-Атларга карата эчкерсез мәхәббәт хисләрем минем иманымда, канымда, - ди Энгель аерым бер канәгатьлек белән. - Юрист вазифамны башкарганда да бахбайларны уйлап куям. Мин эштә вакытта атларны Миңнемулла абый Кәримов карый, кичләрен һәм ял көннәрендә барлык мәшәкатьләрен үз өстемә алам. Атларны юып, тоякларын чистартам, ветеринария хезмәте күрсәтәм.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

  • Тимерхан Мөхәммәдияров.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X