Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атнабайга 90: бәхетле Роберт Миңнуллин, чәчәкле Айдар Галимов, биюсез концерт [фото, видео]

Әйе, сүзне нәкъ шушы урыннан башлыйсым килә. Беренчедән, Әнгам Атнабайның – Татарстан һәм Башкортстанның халык шагыйре икәнен белмәгән кеше юктыр. Аның бихисап җырлар авторы икәнен дә беләләр, ләкин бик күпләр “Бу җыр Әнгамнекеме ни?” дип аптырый. Әнгам Атнабайның барлык шигыре дә күңелгә ятышлыгы һәм гадилеге белән үзенә алып кереп китә. Шәхсән мин аларда үземне табам. Шагыйрьнең ихласлыгы һәм намуслыгына 26 нчы февраль көнне яңадан инандым.

Филармония залларын тутырып килгән халыкның шагыйрь иҗатына мөккиббән китеп гашыйк икәне аңлашылды. Бер-берсе белән үзара сөйләшкәндә дә шигырь юлларын кыстырып куючылар сирәк булмады.

Концертны Филүс Каһиров “Җиз кыңгырау моңнары” җыры белән башлап җибәрде. Бәйрәмнең зәвыклы һәм алыштыргысыз алып баручысы  Зәмирә Рәҗәпова җырлар арасында чыгып, шагыйрьнең гомер юлы белән таныштырды. Әмма сәхнә йолдызларын исемнәре белән чакырмагач, тамашачыларның пышылдашулары колакка чалынды. Бигрәк тә арткы рәттә күзлектән утырган әбиләр пыялаларын сөртеп куеп та, җырчының кем икәнен җүнле-рәтле танымады.

Концертка бию өстәгән булсалар, тагын да күңеллерәк буласын әйтәсе килә. Дөрес, шагыйрьнең туган көнендә шигырь һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан башка тагын нәрсә була алсын? Әмма бер апаның йоклап киткәнен күреп, үзем дә өйдәге мендәрне сагынып куйдым. Ә сәхнәгә бер-бер артлы шигырь сөйләргә чыккан юмор осталары – Раил Садриев, Җәвит Шакиров, җырчылар һәм театр артистларының һәр авазы саен өлкән буын вәкилләре күз яшьләрен сөртеп утырды.

Бәйрәмдә балавыз сыгып, шагыйрьнең нечкә күңеллегенә шаккатып кына утырмадылар, билгеле. Сәхнәгә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чыккач, кызык берәр вакыйга телгә алынасы көн кебек ачык иде. “Менә, ниһаять, Атнабай да Татарстанга тулы хокуклы, популяр шагыйрь булып килде”,- дип башлады ул сүзен. 1960-80 нче елларда Атнабайдан да танылган шагыйрь булмаганын билгеләп китте. Шулай ук бер ничә сәбәбен дә санады:

— Беренчедән, Атнабай бәйсез, беркемгә дә буйсынмый торган шагыйрь булды. Ул карьера өчен түгел, ә шигърият дип яшәде. Аның дәрәҗәләргә исе китмәде. “Минем сыңар медалем дә юк” дип язган сүзләре моңа дәлил. Әле тагын “Кызыл таң” газетасында гап-гади  журналист булып эшләгән кеше ул. Аннары озак еллар буе “Сәнәк” сатирик журналында редактор урынбасары буларак хезмәт куйды. Бөтен тоткан кәнәфие  шул булды. Башкортстан халкы аны хөрмәт итте. Хәтта аңа сүз дә әйтә алмадылар. Халык шагыйре исемен дә өлкән яшьтә генә “Кызыл таң” газетасы алып бирде. Ул халыкчан шагыйрь булды. Халык белән очрашуы – үзе бер олы сәнгать иде.

Роберт Миңнуллин сәхнәдә яңгыраган “Җиз кыңгырау моңнары” җырының тарихын да сөйләп китте:

— Ул җыр Илеш районында туды. 1968 елда Илеш районында Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре булды. Анда Атнабай, Илфак Исмаков һәм үзешчән композитор Вәсил Хәбисламов бар иде. Ул чакта мин район газетасында корреспондент булып эшли идем. Икенче көнне район үзәгендә концерт булды. Башта Атнабаев шушы шигырен сөйләде. Аннары композитор көен уйнап күрсәтте.  Ә соңыннан Илфак Исмаков чыгып, халыкның алкышлары астында башкаручыларны игълан итте. 

Аннары соң шагыйрь кулына тотып чыккан китап белән дә таныштырды. 1966 елда унынчы сыйныфны тәмамлаганда сатып алган китап ул. Роберт берьюлы 10 китап алып кайтып, якыннарына өләшкән. Ләкин ике-өч көннән соң, халык бу китапны таптыру сәбәпле, сатучы ике китапны яңадан алып киткән. Атнабай белән дуслашып йөргән чакларын – иң бәхетлегә санап, Роберт Миңнуллин шагыйрьнең шигырь юлларын укып үтте.

Концертның бөтен рухы һәм бизәге  шигъри юллар булгандыр. Йокымсырап киткән халыкны Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова дуэты гына уята алды. Алар Әнгамнең “Ярамыйга карамый” җыры белән үзенә күрә бер энергия өләштеләр. Ләкин сәхнәне нинди генә җырчы бизәмәсен, нинди генә моңлы һәм матур җырлар җырланмасын, бары тик Айдар Галимовка кына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. “Нигә Айдарга гына?” диюем түгел, ә башка җырчылар нәрсәләре белән ким? Филүс Каһиров, мәсәлән, бер сузып җибәрүе белән әсир итте. Сәхнә пәрдәсеннән Асаф Вәлиевның эшләпә кырыен күреп алган һәркем дәррәү кул чабарга тотынды.  Чулпан Йосыпова күлмәгенә чалынып егыла язса да, гадәттәгечә, моңлы итеп башкарды. Айгөл Бариева бигрәк тә шигырьне матур укыды. Алар барысы да кочак-кочак чәчәккә лаек иде, минемчә.

 

Һәр концерт номеры аша минем башыма бер уй килде: “Әгәр Атнабай үзе шушы сәхнәләрдә утырса, нишләр иде икән?” Бу сорауга җавапны кичемне ямьләндергән концерт та, андагы катнашучылар да, хәтта залда утырган  улы Азамат та, оныгы Ләйсән дә бирә алмас иде. 

Әнгам Атнабай – ул мәңгегә гадилекнең һәм ихласлыкның үзе булып халык хәтерендә калачак олуг шагыйрь!

Фото: http://tatar-today.ru
http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев