Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ауганын гына җыярга ярый

Билгеле булганча, 2015 елның 30 декабрендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең Урман кодексына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр урманнарны зарарлы организмнардан (моңа корткыч бөҗәкләр генә түгел, урман ресурсларына зыян китерүче барлык төр үсемлекләр дә керә) саклауны закон нигезендә билгели.

Күрелергә тиешле чаралар урманнарга зыян салучы организмнарны ачыклауга, күбрәк мәйданнарга таралуын кисәтүгә, үрчүе өчен шартларны бетерүгә юнәлдерелгән. Урманнарның санитар торышын билгеләү өчен махсус патологик тикшерүләр үткәрелә, зарури дип табылган очракта санитар-сәламәтләндерү чаралары күрелә. Шулай ук законнар нигезендә әлеге чараларының турындагы мәгълүматларның ачыклыгын тәэмин итү дә күздә тотылган. Мәгълүматлар республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтына урнаштырыла һәм гражданнарга урман-патология тикшерүләренә җәмәгать контролен тормышка ашыру мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта гражданнар урманнарда янгын һәм санитар иминлек һәм башка кагыйдәләрне сакларга тиешләр. Шуның белән бергә гражданнарның аерым саклана торган табигый территория җирләрендә урнашкан урманнарда булуы чикләнергә яки тыелырга мөмкин. Кайберәүләр 2019 елның 1 гыйнварыннан шәхси кирәк-яраклар өчен коры-сары һәм ауган агачлар җыю һәм әзерләү буенча бирелгән рөхсәтнең асылын да аңлап бетерми. Корыган агач коры-са-рыга керми, шулай ук урман кисү эшләре барышында хасил булган калдыклар да аңа карамый. Егылган агачларны бензин пычкысы ярдәмендә әзерләү тыела!

Зоя Мултанова,  

урманнарны саклау инженеры.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X