Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авариядә һәлак булган Габделкәрим Моратовның хатыны мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Хәзрәтне соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре “Кабан арты” мәчетенең рәсми аккаунтына урнаштырылган.

15 февраль көнне Казаннан Мөслимгә кайтканда юл һәлакәтенә очрап вафат булган Габделкәрим Моратовның хатыны Зилә ханым Татарстан мөселманнарына рәхмәт әйтеп, ачык хат юллаган. Әлеге мөрәҗәгать Казанның “Кабан арты” мәчетенең рәсми аккаунтларында урын алган.

“Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны, җеназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Төрле районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы дога кылырга килгән, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйган. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә, мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә күп еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын!” – дигән ул.

Зилә Илфак кызы хатының ахырында изге теләкләрен дә җиткергән. “Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын. Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен”, - дип тәмамлаган ул хатын.

Фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев