Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августка кадәр мәктәпләрдә иминлек тәэмин итүнең бердәм алымы кертелергә тиеш

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, мондый йөкләмә 2018 елда ук бирелгән булган.

Россиядә 1 августка кадәр мәктәпләрдә иминлекне тәэмин итү һәм террорчылыктан саклау өчен бердәм алым кертелергә тиеш. Әлеге йөкләмәне Россия Хөкүмәтенә һәм төбәк башлыкларына Россия Президенты Владимир Путин бирде.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетының әлеге темага докладын 1 августка көтә. Алга таба исәп-хисап ярты елга бер тапкыр ясалачак.

Белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү буенча проблемалар турында Путин 13 майда Хөкүмәт белән узган киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә Казанның 175 нче мәктәбендә 19 яшьлек егет атыш оештырганнан соң ике көн узгач булды. Фаҗигадә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды.

Май киңәшмәсендә Владимир Путин мондый йөкләмәнең 2018 елда ук бирелгән булуын, әмма барысының да тулы күләмдә һәм тиешенчә эшләнеп бетмәгәнлеген әйтте. Президент сүзләренчә, бу мәсьәләдә күп нәрсә төбәк һәм җирле хакимият карамагына бирелгән, шул ук вакытта бөтен ил буенча белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итүнең бердәм алымы булырга тиеш.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев