Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярыш нәтиҗәләре

Буа шәһәрендә узган авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышларда Шәмәрдән лицее һәм Тимершык урта мәктәбе укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Ярышлар ике категориядә ике мәйданчыкта узды. Беренче мәйданчыктагы ярышларда Тимершык урта мәктәбе укучысы Каримов Салаходдин 3нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – И.К.Шаймурзин.

Икенче мәйданчыкта ярыш сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар арасында узды. Шәмәрдән лицее укучылары -  Имамиева Риана, Мингазова Динара, Асрутдинов Рушан һәм  Степанов Самир нәтиҗәле чыгыш ясап, биш 2нче, дүрт 3нче урыннарга лаек булдылар. Гомуми зачётта команда 2нче урынны яулады. Җитәкче - П.В.Осипов

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев