Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобус йөртүчеләрне эштән куалар...

Бактың исә, агымдагы елның өч аенда Казанда җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кинәт кенә артып киткән икән. Иң кызганычы: әлеге аварияләрнең күбесендә нәкъ менә автобус йөртүчеләре гаепле... Бу турыда Казан башкарма комитетында узган киңәшмәдә билгеле булды. Әлеге чара башкала юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланды. Йөртүчеләр нигә битараф? Әйтергә кирәк,...

Бактың исә, агымдагы елның өч аенда Казанда җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кинәт кенә артып киткән икән. Иң кызганычы: әлеге аварияләрнең күбесендә нәкъ менә автобус йөртүчеләре гаепле...


Бу турыда Казан башкарма комитетында узган киңәшмәдә билгеле булды. Әлеге чара башкала юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланды.

Йөртүчеләр нигә битараф?

Әйтергә кирәк, агымдагы елның беренче өч аенда Казанда барлыгы 402 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 15 кеше үлгән, ә 467 кеше исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Казанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Игорь Новиков сүзләренә караганда, әлеге аварияләрнең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыга.

Җәмәгать транспорты катнашында теркәлә торган юл-транспорт һәлакәтләренең күп булуы исә башкала җитәкчелеген аеруча борчуга сала. Бактың исә, 2016 елның өч аенда гына да Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 41 процентка (!) арткан икән. Кызганыч, алар юл йөрү кагыйдәләрен бозудан автобусларның пассажирлар белән тулы вакытларында да курыкмый хәтта.

Хезмәт хаклары югары булса...

Автобус йөртүчеләрнең үз эшенә ни дәрәҗәдә салкын каравын аңлау өчен саннарга тукталу да җитә. Мәсәлән, агымдагы елда гына да башкаланың пассажир оешмаларыннан барлыгы 19 йөртүче куылган. Әле алай гына да түгел, моннан соң алар республиканың башка оешмаларына да йөртүче булып эшкә урнаша алмаячак. 90 йөртүченең исә эш урыныннан вакытлыча азат ителүе билгеле. Әлеге затларга киләчәктә йөртүче булып эшләү өчен яңадан имтиханнар бирергә туры киләчәк. Тагын 287 йөртүчене исә (!) юлларда тәртип бозган өчен премияләрдән азат иткәннәр...

- Әлеге төр юл-транспорт һәлакәтләре артуның төп сәбәбе - шәһәр пассажир оешмаларында югары квалификацияле йөртүчеләр саны кимү. Әлеге хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары түбән булу тәҗрибәле йөртүчеләрнең башка эшкә күчүенә китерә дә инде, - дип ассызыклый Казан шәһәре мэриясенең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков.

Әлбәттә, башка машина йөртүчеләр гаебе белән теркәлгән аварияләр турында да онытырга ярамый. Андый очракларда автобус йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен кинәт кенә тормозга басарга мәҗбүр була.


Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев