Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль ремонтына иминият акчасы арта

Татарстанның Монополиягә каршы көрәш идарәсе белешмәләрдә запас частьләр бәясе законга каршы килүен раслады.

РФнең Монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсенең Татарстан бүлеге Россия автомобильчеләр союзы белешмәләрендәге запас частьлар бәяләрендә кимчелекләр тапкан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсе җитәкчесе Сергей Павлов сөйләде.

“Автомобиль ремонтына киткән бәяләр ОСАГО түләвенең соңгы суммасына  йогынты ясый. Ә запас частьләрнең уртача бәяләре Россия автомобильчеләр союзы белешмәләрендә күрсәтелгәнчә исәпләнә. Әмма без белешмәдә күрсәтелгән саннарның чынлыктагы запас часть бәясеннән 10-40 процентка түбәнрәк икәнен ачыклый алдык, – диде Павлов.

Урынбасар сүзләренчә, белешмә Россиянең төрле төбәкләрендә автомобиль ремонтының һәм запас частьләрнең бәясен тулаем исәпкә алып төзелмәгән. Әйтик, Казан иминиятчеләре зыян күрүчеләргә азрак - Самара запас частьләре бәясеннән чыгып түләгән. Димәк, хәзер, белешмәләргә үзгәреш кертелгәннән соң,  автомобиль ремонты өчен иминият акчасы күбрәк түләнәчәк.

Нәтиҗәдә, РФ Югары Суды өч ай эчендә Россия автомобильчеләр союзы белешмәсенә үзгәрешләр кертергә, һәр төбәктә запас частьләр һәм ремонт эшләренең реаль бәясен күрсәтергә һәм аларны һәр ярты ел саен үзгәртеп торырга дигән карар чыгарган.

“Моннан тыш, хаталы белешмә аркасында, тиешле иминият түләүләре алмаган автомобиль хуҗалары һәм экспертлар зыянны каплату өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Суд процессында Татарстанның Монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсе өченче як булырга әзер”, – диде Сергей Павлов.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев