Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль йөртүчегә карлы юлда йөрү кагыйдәләре

Кыш та үз хакименә керә башлады. Димәк юллардагы киеренкелекнең артуын көт тә тор! Бигрәк тә борылышлар вакытында автомобильләрнең юлда "вальс әйләнүе" куркыныч. Белгечләр мондый көтелмәгән маневрга бигрәк тә арты тәгәрмәчләре хәрәкәткә китерә торган техника хирыс диләр. Ләкин алгы тәгәрмәчләренә була хәрәкәткә килә торганнары да бозлавыкта үзләрен төрлечә тота икән. Тәҗрибәле...

Кыш та үз хакименә керә башлады. Димәк юллардагы киеренкелекнең артуын көт тә тор! Бигрәк тә борылышлар вакытында автомобильләрнең юлда "вальс әйләнүе" куркыныч.

Белгечләр мондый көтелмәгән маневрга бигрәк тә арты тәгәрмәчләре хәрәкәткә китерә торган техника хирыс диләр. Ләкин алгы тәгәрмәчләренә була хәрәкәткә килә торганнары да бозлавыкта үзләрен төрлечә тота икән.

Тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләр белә булыр: һәр төр автомобиль өчен бозлавыкта теге яки бу якка тарта башласа нишләргә кирәклеге юлда йөрү кагыйдәләрендә язылган. Тик сезон башланыр алдыннан аларны искә төшерү беркемгә дә комачауламас.

Алгы тәгәрмәчләре хәрәкәткә китерә торган автомобильдә барганда кинәттән "шуып" китсәң рульне занос ягына борырга һәм бераз газ педаленә басарга кирәк. Тормозга басып передачаны алыштырырга һич ярамый.

Алгы тәгәрмәчләре хәрәкәткә китерә торган автомобильдә барганда рульне шулай ук занос ягына борырга, газны бушатырга кирәк. Передача, тормоз педальләренә басмаска.

Тулы приводлы авотомбильләр өчен заностан чыгу бигрәк тә авыр. Бу очракта автомобильнең үзе туктавын көтәргә генә кала. Рульне салмак кына машина киткән уңайга борырга була, газ бирү занос булганчы ничек - шулай калырга тиеш.



Бозга чыкканда сак булыгыз!

Узган кышта республикада дистәләгән боз астына китү очраклары теркәлде. Бигрәк тә мондый уйланмаган алымга балык тотырга яратучылар бара икән...



Коткаручылар кешеләрнең күрә торып әле тиешле дәрәҗәдә катып өлгермәгән боз катламына аяк басуын юлны кыскартырга теләве яки балыкчы "чире" йогуы белән аңлата. Елга яки башка сулыкларны боз аша кичәргә була булуын, тик аның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш:

1. Һава торышы тотрыклы хәлгә килеп салкыннар минус биш градустан да югары булмаска тиеш.

2. Җәяүле йөри торган боз катламы бөтен төштә дә 4-5 см булуы шарт дисәләр дә, 8 см боз катламы янәшә торучы ике кешене күтәрә алса, 12-14 см 5-7 кешегә чыдам. Сулыкларны кышын кичү өчен боз 10 см калынлыкта булганда гына куркынычсыз санала.

3. Машина белән бозга керү катгый тыела. Искәрмә бары тик махсус автомобиль кичүе өчен. Һава торышы тотрыксыз булганда рөхсәт ителгән урыннарда да хилафлыклар килеп чыгарга мөмкин, андый вакытта боз аерата да куркыныч!

- Шулай да бәлага тарыгансыз икән, берничә мөһим кагыйдәне истән чыгармагыз, ди 27 нче янгын сүндерү бүлеге белгечләре. - Авыр әйберләрдән котылып өслектә калырга ашыгыгыз һәм ничек булса да ныграк бозга таба шуышыгыз. Аның өчен суга төшкән урыннан бозны сындыра-сындыра боз ватылмый башлаганчы кымшанырга кирәк.

Бозга чыгу өчен корсактан аркага тәгәрәп хәрәкәтләнү яхшы. Аның өчен кулда очлы предмет - пәке яисә ачкычлар бәйләме кулланырга кирәк. Шуңа күрә бозга кергәндә алдын-артын уйлап, предметларны кулга тотып атларга киңәш итәбез. Киемнәрне салырга ашыкмагыз, чөнки тән тулысы белән чыланганчы ул гәүдәнең су өстендә торуына сәбәпче.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев