Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильдән саклан! Тәпи йөрүдән файда булырмы?

Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов 10 декабрьдән башлап чиновникларга бер атна дәвамында эшкә хезмәт урыныннан бирелгән машинада килүне тыйды. Бу хакта ул Фейсбукта хәбәр итә. Мондый кискен адымга ул чиновникларның җәмәгать транспорты турындагы көр отчетлары белән танышканнан соң барган. Отчетта барысы да яхшы, ә халык шөкер итә белми, зарлана һаман. “Эшкә трамвай, автобусларда килсеннәр дә җәмәгать транспортының эше яхшы оештырылганмы икәнен белсеннәр“, – дип яза ул.

Чиновникларны халыкка якынайту акциясен узган ел Казах­станның Шимкент шәһәрендә дә кулланып караганнар икән. Анда иң югары түрәләрдән башлап уртакул чиновникларга кадәр бер ай җәмәгать транспортында йөр­гән­нәр, җитешсезлекләрне фотога тө­шергәннәр. Гомумән, чинов­ник­ның эшкә персональ автомо­биль­дә шәхси йөртүче янәшәсендә утырып килүе бары тик Россия кебек артта калган илләр өчен генә хас. Болай бит инде ул: эшкә килү – һәркемнең үз эше. Ә менә эшең белән бәйле рәвештә юлга чыга­сың икән, рәхим ит: зур түрә бул­саң, хезмәт урынындагы авто­мобиль­дән файдалан, кечерәк чиновник­ларга командировка акчасына йөрсәләр дә, җитә төсле. Шәхси машинаңа хөкүмәт акчасына бензин салу мөмкинлеге бирелә, яисә башка транспортка билет сатып ала аласың.


Ә инде дәүләт машинасын шәх­си максатларда куллану Европа илләрендә чиновникка бик кыйммәткә төшә: ул эш урыны бе­лән бәхилләшә гадәттә. Гер­ма­ния­дә, мәсәлән, иң югары түрәләр хезмәт урыныннан бирелгән машинаны шәхси максатларда да куллана ала, ләкин ул хакта язып барырга мәҗбүрләр. Бу аларга өстә­мә керем буларак исәпләнә һәм ул керемнән салым тотылып калына дип хәбәр итә “Немец дулкыны“ радиосы. Ә болай ул илдәге ми­нистрлыкларның автопаркында да машиналар саны гадәттә алтыдан артмый, һәм автомобиль аерым бер чиновникка бер­ке­тел­мәгән. Эш белән барырга кирәк булганда, түрә шул парктан машина соратып ала да рульгә үзе утырып чыгып китә. Үз дәрәҗәсенә туры килми торган кыйммәтлерәк автомо­биль­гә заказ биргәне өчен эштән ки­тәргә мәҗбүр булган түрә­ләр дә бар, ди.


Хәер, чиновниклар өчен алагаем зур автопарклар тотуның артык зур зиннәт икәнен Россиядә дә аңлый башладылар. Үзәк банк, Сак­лык банкы, Росатом кебек оешмаларда автопаркларны кыскартып, эш белән юлга чыккан түрәләргә такси чакырту традициясе дә урнаша башлаган. Болай эшләү миллионнарны экономияли икән. Татарстанда да Хөкүмәт җитәкчесе үткән ел ахырында хезмәт урыныннан бирелгән авто­мобильләргә чыгымнарны оп­тимальләштерү турындагы карарга кул куйды. Чиновникларга эш максатында шәхси автомобиль куллануны компен­сацияләү мөм­кинлеге дә каралган анда.


“Немец дулкыны“на ышансак, Германиядә эшкә велосипедта һәм метрода килүче бургомистрлар да бар икән. Ә болай транспорт өчен җаваплы түрәләрнең эшкә җәмә­гать транспортында йөрүен мәҗ­бүри итеп куяр идем мин үзем. Югыйсә, кыш җиттеме, шәһәр урам­нарын кардан һәм боздан чис­тарту проблемага әйләнә. Атом сугышына әзер, ә урамнарга кыш килүгә әзерлексез булып чыгабыз һәрчак. Чиновникның халыкка якынлыгы бик файдалы нәрсә ул.

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев