Автомобильне дәүләт хезмәтләре порталы аша чиратсыз терки аласыз
Сез автомобиль яки мотоцикл сатып алдыгыз яки, киресенчә, сатасыз ди. Бу очракта РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сезгә документлар белән ярдәм итәчәк. Исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да интернет аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә уңайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз, һәм чиратта көтәргә туры килмәячәк.
Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз. Югарыда күрсәтелгән дәүләт хезмәтен алу өчен ЮХИДИнең район бүлекчәсенә (Байлар Сабасы, Тынычлык ур., 22) килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7(84362)-2-27-47.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев