Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары

Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Бу бәйрәмне илне туендыручыларга кадер-хөрмәт күрсәтә, галиҗанәб икмәкне олылый белүебез абруйлы итә.

Районыбыз игенче-механизаторлары, терлекче­ләр, эшкәртү пред­­приятиеләре хезмәтчәннәре халыкны югары сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү өчен үзләренә бәйле булганның барысын да эшлиләр. Әле кырларда эш дәвам итә һәм без табигатькә ныклы бәйле тармакта кыенлыклар белән исәпләшмичә, хезмәтен яратып башкарган, үстерелгәнне югалтусыз җыйнап алу, азык-төлек муллыгы булдыру өчен тырышкан авыл хуҗалыгы уңганнары белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Кадерле авыл хезмәтчәннәре, агросервис, хәзерләүләр һәм эшкәртү предприятиеләре хез­мәткәрләре! Тырыш хезмәтегез, туып-үскән җир­­гә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен олы рәхмәтебезне кабул итегез. Сезгә һәм гаи­ләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа уңышлар телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев