Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Авыл хуҗалыгы министры: «Гаепне күбрәк үзеңнән эзләргә кирәк»

    Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан урып-җыю нәтиҗәләре белән уртаклашты. Әлеге уңайдан журналистлар белән очрашуны да министр, 5 миллион тонна икмәк җыеп алуга ишарәләп: «Ничек матур күренә бит! «биш»ле «биш»ле инде! Алайса соңгы елларда «өч»ле һәм...

    Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан урып-җыю нәтиҗәләре белән уртаклашты. Әлеге уңайдан журналистлар белән очрашуны да министр, 5 миллион тонна икмәк җыеп алуга ишарәләп: «Ничек матур күренә бит! «биш»ле «биш»ле инде! Алайса соңгы елларда «өч»ле һәм «дүрт»ле саннары иде», - дип күтәренке рухта башлап җибәрде. Аннан соң ул журналистлар алдында җиңеллек белән хисап тотуын да яшермәде һәм: «Сорауларыгыз булса, бирерсез, мин аларга дөрес итеп җавап бирермен», - дип тә өстәде.

    - Ниһаять, Татарстан өчен лаеклы күрсәткечләргә ирештек. Бу саннарга без биш елдан соң килдек. Дөрес, моның артында искиткеч зур хезмәт, борчылулар, зур чыгымнар тора. Без үзебезгә минераль ашламалар туплау буенча да зур бурычлар куйган идек. 70 килограммнан артык ашлама тупларга да ирештек. Моннан тыш, көзге кыр эшләрен дә максималь, тирәнтен һәм масштаблы рәвештә эшләргә тырыштык. Бу яхшы уңыш алу өчен шулай ук ныклы база, - диде Марат Әхмәтов.
    Шулай да министр биш миллион тонна икмәк җыеп алуны хезмәт нәтиҗәсе буларак кына бәяләмәскә кирәклеген искәртте. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен, күпмедер дәрәҗәдә һава шартларының уңай булуы да кирәк.

    - Без узган елларда да шулай ук тырыштык, шундый ук чыгымнар чыкты. Ләкин соңгы биш-алты елда мондый уңышка ирешә алмаган идек. Шул ук вакытта җылылык җитмәү мәсьәләсе дә булды. Орлыкны соңрак чәчтек, уракка да соңрак төштек, әмма август аенда идеаль һава шартлары булды. Без игеннәрне киптерергә туры килмәсә ярар иде дип курыккан идек, ләкин бу проблема хуҗалыкларны читләтеп узды, - диде ул.

    Министр ашлык бәяләренә дә тукталды. Хәзерге вакытта ул ашлыкка базар бәяләре үзкыйммәт дәрәҗәсендә тирбәлүен, әмма моннан зур фаҗига ясамавын да әйтеп узды. Марат Әхмәтов әйтүенчә, төп игътибарын игенчелеккә биргән хуҗалыклар, чынлап та, икмәк сатып, күп табыш ала алмаслар кебек. Ә терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен бу куркыныч түгел, чөнки алар сөт, ит сатудан да шактый акча кертә ала. Әйтергә кирәк, Татарстан игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Татарстан ел саен 1,8 миллион тоннага якын сөт җитештереп, Россиядә иң эре сөт җитештерүчеләрдән санала. Шулай ук зур мал һәм кош ите җитештерү буенча да без беренче бишлеккә керәбез. Сентябрь мәгълүматларына караганда, Татарстанда 740 мең мөгезле эре терлек бар.

    Әгәр кабаттан урып-җыю нәтиҗәләренә килсәк, алга киткән, матур күрсәткечләргә ирешкән районнар, инвесторлар белән бергә, башкалардан үрнәк алырга тиешлеләр дә бар. Министр аларның эшчәнлегенә җитди анализ ясалачагын белдерде. Ул шундый җиде-сигез районга (Югары Ослан, Кама Тамагы, Әгерҗе, Менделеевск, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән) карата дәгъвасы барлыгын әйтте.

    - Бу мәсьәләгә, чыннан да, җитди караячакбыз, чөнки көчле районнар, югары нәтиҗәле инвесторлар республиканың мөмкинлеген инде күрсәтте. Димәк, мондый елда кимчелекне, гаепне табигатьтән түгел, күбрәк үзеңнән эзләргә кирәк. Бәлки, объектив сәбәп­ләре, әйтик, техник коралланыш, тракторлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча проблемалары бардыр. Сәбәпләрен эзләү белән кыш дәвамында шөгыльләнәчәкбез, - диде Марат Әхмәтов.

    «Мин шундый бер нәтиҗәгә килдем: икмәк күп икән - проблема, ул булмаса, әлбәттә инде, тагын да зуррак проблема».

    Зөһрә Садыйкова

    http://shahrikazan.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: