Саба таңнары

Авылда үз бизнесын булдырган Айнур Зарипов:«Шәһәргә күңелем тартмады»

Авылны ташлап шәһәргә китүчеләр бихисап, ә менә шәһәрдән авылга күченүчеләр бармак белән генә санарлык. Саба райо­ны Иләбәр авылы егете Айнур ­Зарипов - шәһәр һавасын үз итмәүче азчылыкның берсе. Берничә ел элек ул ­Казанда ике бүлмәле фатирын калдырып, кайтып авылга төпләнгән. Яшьләр авылны үз итә Айнур Иләбәрдә туып- үскән. Казан дәүләт...

Авылны ташлап шәһәргә китүчеләр бихисап, ә менә шәһәрдән авылга күченүчеләр бармак белән генә санарлык. Саба райо­ны Иләбәр авылы егете Айнур ­Зарипов - шәһәр һавасын үз итмәүче азчылыкның берсе. Берничә ел элек ул ­Казанда ике бүлмәле фатирын калдырып, кайтып авылга төпләнгән.

Яшьләр авылны үз итә

Айнур Иләбәрдә туып- үскән. Казан дәүләт аг­рар университетында хи­сапчылыкка укыганда, күңеле белән гел авылда булган, атна саен туган як сукмагын таптаган. Укуын тәмамлап өч ел шәһәрдә эшләгәч, барысын да шаккатырып, авылга кайткан да киткән.

- Студент вакытта ук авылда үз йортым белән торырга хыялландым. Өй сала башладым. Башта әти-­әниләр белән төп йортта яшәдек. Укып бетерүгә, өйләндем, кызыбыз Алсу Казанда туды, - ди Айнур.

Кайтуының сәбәбен авыл тормышының иркенлеге, тормышның бары тик үз көчең һәм хезмәтеңнән генә торуында күрә. Тормыш иптәше Ләйсән дә иренең бу карарына аптырамый.
- Аның бөтен уе, бөтен барлыгы авылда иде. Йорт та сала башлагач, авылда торуыбызга каршы килмәдем. Үзем технология университетында нефть өлкәсе белгечлеген алдым, ә язмыш кире авылга алып кайтты. Хәзер балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, - дип елмая бәхетле хатын.

Авыл җире дип тормаганнар, зур, матур, ике катлы йорт та салып куйганнар. Яшь гаиләгә авылга күченеп кайткан өчен дәүләт акчалата ярдәм иткәндер дип сораштыра башлаган идем, хуҗа елмайды гына. Ана капиталы йорт тәрәзәләренә кереп беткән, башка бернинди акчалата ярдәм алмаганнар. Авыллары, чыннан да, зур, хәлле икән.

- Бездә яшьләр шәһәргә китү ягын карамый, киресенчә, авылны үз итә. Үземнең дә, шәһәр тормышын татып карасам да, күңелем тартмады. Безнең йорт тирәсендәге менә шушы ике урамда гел яшьләр генә яши. Бөтен яшьтәшләрем, сыйныфташларым үзләренә өй салып чыкты инде, - ди Айнур.

Олы апасы да, аңа карап, гаиләсе белән шәһәрдән күрше авылга күченгән, Казан дәүләт медицина университетының VI курсында белем алучы сеңлесе исә: «Кулыма диплом алуга, авылга кайтам», - дип хыяллана икән.

Халыкка - мунча җиһазы, кошларга - сыерчык оясы

Һөнәрсез кешенең авыл җирендә бер көн дә тора алмаганын аңлый яшь гаилә. Шуңа да алар үз эше белән янып йөри башлый. 2008 елда атасы белән үзләренә кирәк-яракка дип Воронеждан алып кайткан пилорамалары да эшкә ярап куя. Айнур дус егете Ирек Хәлиуллин белән бергәләп агач яра башлый.

- Пилорама - чыгымлы бизнес, монда эш җаен белергә кирәк. Йорт төзегәндә башта үзебезгә такта ярдык. Эшне чыршы ярдырудан башлап җибәрдек. Конкурентлар күбәеп киткәч, юкә агачына күчтек. Аларны Кайбычтан кайтартабыз. Бер кубометры - 2 мең сум, бер барганда 25 кубометр алып кайтабыз. Юкә агачының 15‑20 проценты гына нинди дә булса чимал ясау өчен җитә, калганнары чүп. Шуңа да бик кыйммәт йөри инде ул, - ди хуҗа.

Айнур миңа агач сайлау серләрен дә өйрәтте. Матур җиһазлар ясау өчен агачның ботаксыз булуы шарт. Ярык, китек, черек җирләре булырга тиеш түгел икән.

Юкә агачына күчүләренең тагын бер сәбәбе - кеше өчен файдалы булуында. Мунча, ләүкә өчен ясаган вагонкалары, утыргычлары матур һәм чыдам гына түгел, сәламәтлеккә дә файдалы әле.
- Элек кешеләр аның сәламәтлеккә тәэсиренә игътибар итми иде, хәзер гел юкә агачыннан булган әйбер генә сорап киләләр. Сабада бу агачтан җиһазлар эшләп сатучы юк әле, - ди егет.

Кисәктән генә башлап җибәргән бизнесны җәелдерү өчен күп көч кирәк була. Нинди дә булса эшкә тотыныр алдыннан Айнур һәр җиһазны башта үзе ясап карый. Кайвакыт әзер урындыкларны, өстәлләрне сүтеп, янәдән җыярга өйрәнергә туры килә аларга.

Пилорама аша чыккан такталар киптерү өчен махсус бүлмәгә урнаштырыла. Моның өчен хуҗа авыл башындагы буш җиргә 200 кв. метрлы пилорама төзеп куйган. Агач киптерү өчен 50‑60 градус эсселек булырга тиеш. Җәй көне такта тизрәк - ун көн эчендә кибеп чыга. Ә кышын моның өчен 20‑25 көн кирәк. Җиһаз ясарга яңадан-яңа техника да алып торалар. Бәяләр очсыз түгел. Пилорама - 300 мең, ә тактаның берьюлы дүрт ягын да шомартып чыгара торган станок якынча 600‑700 мең сум тора.

Менә шул станокта эш­кәрткән, хуш ис аңкып торган такталардан алар мунча өчен барлык кирәк-яракны әзерли дә инде. Ни генә юк аларның складында: кресло-качалка, мунча ишекләре, ятып ял итү өчен карават, мунча кирәк-яраклары куяр өчен киштәләр... Бәяләре дә төрлечә, мунчадан соң ял итеп утыру өчен кресло-качалканың бәясе 2000 сумнан 2500гә кадәр. Аны мунчада гына түгел, ә өйдә телевизор каршында, камин алдында утыру өчен дә бик теләп алалар икән. Пычкы чүбен дә әрәм итмиләр, мал асраучы авылдашлары капчыгын 10 сумнан алып китә эшмәкәрләрдән.
Айнур изгелек эшләргә дә өлгерә. Узган ел яз аенда калган такталардан сыерчык оясы ясап үз авылдашларын гына түгел, күршеләрне дә кинәндергән, 60‑70 оя әзерләгән. Быел да складта 80гә якын яңа «фатир» үз хуҗасын көтеп тора.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Алисә Сабирова

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: