Саба таңнары

Авылдан шәһәргә авыр юл

Галиҗәнап татар авылы татар милләте дигән саллы йөкне тагын күпме күтәреп барачак? Ике дистә ел, өч, дүрт?.. Бүгенге дуамал заман, чыгымсыз ат кебек, һаман да шулай уңга-сулга карамый алга чапканда, тышкы көчләр миллилеккә өзлексез һөҗүмдә торганда, ихтимал, бераздан ул аны күтәрә дә алмый башлар. Ассимиляция дип аталган зәхмәт - безнең...

Галиҗәнап татар авылы татар милләте дигән саллы йөкне тагын күпме күтәреп барачак? Ике дистә ел, өч, дүрт?.. Бүгенге дуамал заман, чыгымсыз ат кебек, һаман да шулай уңга-сулга карамый алга чапканда, тышкы көчләр миллилеккә өзлексез һөҗүмдә торганда, ихтимал, бераздан ул аны күтәрә дә алмый башлар. Ассимиляция дип аталган зәхмәт - безнең "эреп югалу"ның ахыр стадиясенә килеп терәлмәдекме без?

5-1
Татарны югалудан моңарчы авыл гына саклап килде


Чабатаны түргә элеп...

Авыл!
Балаларың һаман катык ашый,
Күлләреңдә йөзә балыклар...
Һади Такташ

Авыл балалары әле дә катыктан баш тартмыйдыр. Тик катыгы гына башка инде. Ул бүген һич кенә дә көтүдән мөгрәп, олы җилен­нәрен арт аяклары арасына көчкә сыйдырып кайтып кергән сөтле­бикә биргән куе сөттән уңган татар ки­леннәре телне йотарлык итеп оеткан, кашык белән каерып алганда кәсләнеп чыга торган чын милли ризыгыбыз түгел. Күпчелек очракта кибеттән барып алынган, пакеттан стаканга салганда сыек шулпа кебек чупылдап, күбеклә­неп торган катык ашый бүген татар ул-кызлары. Дөресрәге, эчә. Чөнки андый катыкны бик теләсәң дә ашап булмый.


Авыл буендагы күлләрдә, таллар ышыгындагы инеш-елгаларда балыклар да бәлки әле ялтырап, уйный-уйный йөзәләрдер. Дөнья пычрагыннан, сулыклар агуланудан исән калганнары. Тик шунысы күңелгә бик тия: камышлы су буйларында кармак салып утырган, чалбар балагын бәйләп балык сөзгән, чыр-чу килеп су коенган малайларны бик те­ләсәң дә очрата алмыйсың авылларда. Татар йортының иң түренә менеп оялаган замана могҗизасы - компьютер артында бүген татар баласы. "Ике ыштансыз малай дөнья белән" элек табигать кочагында, яшел чирәм каплаган тык­рыкларда мавыктыргыч, хәрә­кәт­ле уеннар уйнап танышса, бүген экран чыгарып биргән виртуаль уеннар, шундагы кино-видеолар, сурәтләр, язмалар, хәттә ки төрле әшәкелекләр аша да таный алар дөньяны. Яңа, безне алыштырачак буын бүген шулайрак үсә, шулай формалаша.


Авылда өлкәннәр дә бүтән бүген. Халык заман җилләренә җилкәннәрен киереп куеп, алны-артны абайламыйча акча артыннан чаба, дөнья куа. Үткеррәк затлар шәһәргә китеп-кайтып эшләп йөрсә, калганнары йә шунда фермерга барып яллана, тир түгә, йә булмаса җан асрарлык керемле башка шөгыль, кәсеп табып, шуңа бирелә. Яхшы йорт-җире белән арурак машинасы булса, бүгенге авыл кешесе дөньясын бөтенләй түгәрәк итеп күрә башлый, чабатасын түргә үк элеп куя. Авылдагы татар мохитенең, гореф-гадәтләр­нең, әхлакның юкка чыгып баруын ул күрми, сиземләми. Сизгәндә дә битараф кала. Дөньясы хәзер шундый инде аның, ди дә бетерә. Үзенең, таныш-белешләре, авыл­даш­ларының сөйләмендәге сүз­ләрнең дә яртысына якыны "өлкән агай"ныкы булуы аның эчен бер дә пошырмый, ачуын кабартмый. Каядыр тирәнгә төшеп, татар язмышы, киләчәге турында баш катырмауларны, борчылмауларны әйт­кән дә юк. Кыскасы, абсолют күпчелек өчен салада да "бүксә кайгысы" төп кайгы булып кала.


Җиһан да, кешеләр дә үзгәрә, элеккене, күпмедер инсафлы, ипле вакытны, авылдагы мөлдерәмә миллилекне, кайгысыз чакларны сагынып утырудан олы мәгънә дә юктыр, бер уйлаганда. Яхшы якка үзгәрәме ул дөнья дигәннәре, әллә начар яккамы, дигән сорауга да һәркем үзенчә җавап бирә бүген - кем нәрсәгә омтыла, кыйбланы каян эзли, киләчәген ничек күрә бит. Тик шунысы ачык: татарның бү­генгесенә, аннан да бигрәк ир­тә­гесенә, киләчәгенә кагылганда без гел уңай үзгәрешләр киче­рәбез дию, миңа калса, ялгышу, хәтта олы хата булыр иде кебек...

"Архипелаг"ны су баса

Сүз башында язганымча, татарны югалудан моңарчы авыл, галиҗәнап татар авылы гына сак­лап килде. Татар иле буйлап, Россия өлкәләре буенча утрау-утрау булып, сибелеп урнашкан эреле-ваклы тыйнак татар авыллары. Элегрәк ул утраулар җыел­масын мин "татар архипелагы" дип атаган идем. Әйе, давыллы еллар гизеп, ярларын туктаусыз дулкыннар ялмап торып та бирешмәгән татар архипелагы. Зилзиләләр күр­гән, гарасатлар кичкән ул архи­пелагның олы өлешен бүген "су басып" килә - Россия өлкәлә­рендәге татар авыллары коточкыч темплар белән урыслаша. Револю­цияләр аша үткән, ачлыклар җелегенә тигән, колхозлашудан исән чыккан татар авылын ассимиляция җиңеп маташа. Татарга бөек Такташны үстергән Сыркыдыда да инде менә хәзер татарча аралашучы, аңлау­чылар калмаган. Искитмәле хәл. Татарның күпме бөек шәхесләрен биргән җирләрдә бүген татар сүзе ишетелми. Россия төбәкләреннән бүтән беркайчан да Әпсәләмовлар, Шәриф Камаллар, Җәлилләр чыкмаячак. "Татар инкубаторы"ның олы өлеше сафтан чыкты, шул сәбәпле аның җитештерүчәнлеге күпкә кимеде дигән сүз бит бу. Татарстаныбыздагы авылларда да вәзгыять елдан-ел катлаулана.


...Яллар вакытында туган авылымда булып килдем. Тоташ булмаса да, яңа, матур, заманча йортлар, эче-тышы ялт итеп торган сок­лангыч мәктәп, шәһәрне­кен­нән калышмаган кибетләр, кафесы эшләп тора. Матди як аксамый гына түгел, вакытка яраклашып алга да бара. Ә менә татарлык, миллилек дигәндә?.. Моннан бер-ике ел элек үк: "Авылның сайтын татарчага күчерсәгез, аны татарча алып барсагыз яхшы булыр иде. Без гомер-гомергә, дүрт гасырга якын татар авылы булдык, моннан соң да шулай булып калыйк", - дип тәкъдим дә юллап караган идем. Кая ул! Сайт булдыру, сүз дә юк, яхшы гамәл. Тик аны алып баручы Иванов фамилияле кеше миңа ни татарча, ни русча җавап бирмәде.


Эш бит без үскән чорда авылда Ивановлар, авыл халкы бө­тен­ләй аңламаган телләрдә сөй­лә­шүче килмешәк әтрәк-әләм булмауда гына түгел. Газиз аналары сөйлә­мендә теле ачылган, татар мохи­тен­нән чыгып, татар мәк­тәбен бетергән авылдашла­рым­ның да сайтка кереп, телен вата-җимерә фикерләрен русча белде­рүләрен, русча комментарийлар язуын мин беркайчан да аңлап бетерә алмаячакмын. Мәдәният йортына элен­гән афишаны татарча түгел, "өлкән агабыз"ча язуны да. Үземнең чоргылар, миннән өлкәнрәк авылдашларым белән аралашам, яшь­рәк­ләр белән әңгәмә корып карыйм. Әйе, татарча сөйләшәбез. Тик кү­бесенең теленә җөмлә саен ихтыярсыздан рус сүзләре килеп кысыла. Ә мин, шәһәр татарларының гибрид сөйләменнән тәмам туйган беркатлы зат, кайткан саен чишмә чылтыравыдай чиста, саф туган телебезне тыңлыйм, ишетәм дип кайтам тагын...


Кемгә ничектер, миңа бүген авылларыбыз, татар авылы үзенең милли тазалыгын, көч-гайрәтен җуюда ниндидер гарасатлы тиз­ләнешкә кереп бара кебек. Бүгенге замана гына гаепле микән моңа? Артык җайлыга өйрәнгән идек шул без - күпме гасырлар буе авыл җил­кәсендә бардык та бардык. Җир йөзендә татар калалары торгыза, татар иле төзи алмадык. Егә­ребез, булдыклылыгыбыз, үҗәт­легебез дә җитмәде, башка да гел төеп тордылар. Ул гына да түгел, безне еллар аша җан көченә ки­ләчәккә илткән, яшәткән сала­ның исәнлеген, рухи, милли сәламәт­леген мөмкинлек булганда да сак­лый, кирәгенчә кайгыртып тора белмәдек без. Авыллардагы татарлык һәрчак үз агымына куелып, үз көе белән барды. Без аңа мәңгелек ресурс итеп карадык. Инде менә милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне таптап килү­че глобализм, базар мөнәсә­бәт­ләре, шуларга азчылыкларга каршы алып барылган сәясәтне дә өстәп, барысы бергә җыйнау­ла­шып, үзләренең астыртын кара эшләрен җиренә тәмам җиткер­мәкче.


Бездә моңарчы яшәп килгән милли сүлпәнлекне, бар булган битарафлыкны да кушып исәп­лә­гәндә, ахыры шактый аянычлы булырга охшаган. Салаларыбызны әлегә татар авылы дип атасак та, андагы сан да, сыйфат та бүген һич кенә дә сөендерә алмый. Моңа кадәр заман сикәлтәләре аша тирләп-пешеп тарткан йөген ул якын елларда калдырып китә, ташлый икән, без моның өчен аңа үпкәли дә алмыйбыз. Авыл үз миссиясен үтәде. Исән-сау булыйк дигәндә, хәзер инде милләт, аның уллары, кызлары үз сүзләрен әйтергә тиешләрдер.

Татар калалары: хыял җи­мешеме, әллә...

Халык саны, аның белән бергә милләттәшләребез саны авылларда ассимиляция, катыш-кара килү, асылны җую, буталышу бармаганда да даими рәвештә кими бара. Сыйфат кына түгел, сан да кимү ягында.

Постиндустриаль җәм­гыять­ләрдә шәһәр, зур магнит кебек, халыкны үзенә суырып алып, "ябыштырып" кына тора. Мәс­кәү­нең тирә-ягындагы өлкәләрдә, кара туфраклы булмаган зонада ташландык, ярымташландык авыллар­ның саны-чуты юклыгы билгеле. Россиядә адәм рәтле тормыш, эш, акча - барысы да мегополисларда. Халык шунда кача. Алдынгы ил­ләрдә исә, авыл белән шәһәр арасында кискен контрастлар булмаган җәһәттә дә, сала җирлегендә барлык халыкның нибары унбиш­тән яки егермедән бере яшәп, шуларның калган гражданнарны, шәһәрне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итеп торуы мәгълүм. Бу хәлләр күпмедер деформация үтеп, бераздан Россиягә, шул исәптән безгә - Татарстанга да килеп җитәчәк. Без шаукымның монысына, миңа калса, әлегә бө­тенләй әзер түгел. Тик бу якны да уйлар вакыт җитте. Республика халкының бары биш процентын тәшкил итәчәк авылны, шул чор җитеп, артыбызга су керә башлагач та милләт инкубаторы итеп күрергә, файдаланырга тырышу гафу ителмәслек беркатлылык һәм сансызлык булыр иде...


Киләчәгебез өметле булсын дигәндә, чишелеш нидә соң дигән төп сорау берничек тә читтә кала алмый. Сала соңгы көч-куәтен җуеп барганда милләт, аның андый вәзгыятьне кабул итә алмаган күп булмаган ул һәм кызлары котылуны, киләчәкне каян эзләргә тиеш? Миңа калса, безгә, авыл үз миссиясен бөтенләй үк тәмам кылганчы, эстафетаны шәһәргә бирү­не хәстәрләү, оештыру хакында ныклап торып уйланыр вакыт җитте. Уйлану гына түгел, әлеге юнәлеш буенча республика җи­тәкчелеге, Татар конгрессы дәрә­җәсе дә, иҗтимагый, милли оешмаларны да катнаштырып, бик тә тәфсилле сөйләшү оештыру һәм шуның нәтиҗәсе итеп карар кабул итү, җентекләп төзелгән ниндидер план-программа булдырып, якын араларда аны эшләтеп җибәрү мөмкинлекләрен эзләү һәм табу зарурдыр. Башкача була алмый. Чөнки шунысы көн кебек ачык: әлеге теләк-тәкъдим беренче карашка тормышка ашмаслык һәм сәеррәк тоелса да, аңа алмаш, ягъни мәсәлән, альтернатива юк. Шәһәрләребездә реаль икетелле­лек­кә күчү, татарлыкны шәһәр­ләр­дә сакларга өйрәнү, исән каласыбыз килгәндә, бүген, милләтнең мил­ли идеясенә якын торырга яки булырга, бернинди шартларда да көн кадагыннан төшми торган мәсьәләгә әйләнергә тиештер дип уйлыйм мин. Моны эшләмәсәк яки соңарсак, Гаяз Исхакыйның мәгъ­лүм фаразы вакытыннан хәтсезгә алда үтәлеп, без инкыйраз дигән чоңгылга мәңгелеккә төшеп югалачакбыз.


Әйе, бу тәкъдим, укучы сизем­ләгәндер, беренче карашка, бү­генге чынбарлыктан чыгып бәялә­гәндә, хыял да кебек. Вакытында аңышмасак, теләкләребез фәреш­тәләрнең "амин" дигән сәгатенә туры килмәсә, ул шулай гомерлек хыял булып калырга да мөмкин. Тик яшисе килгән милләт теше-тыр­нагы белән теләсә нинди идеягә, юлларга, ысулларга ябышырга, ахыр чиктә барыбер үз дигәненә ирешергә тиеш бит. Ә фәреш­тәләрнең "амин" диюе ул ниндидер дежур сүз, абстракт билгеләмә генә түгел, ә Россиядәге вәзгыять­нең үзгәрүен, бирегә барча халык­ларны, милләтләрне, аларның хокукларын тигез күрүче, яклаучы чын хөрлек килүен көтеп алу. Шуңа хәтле критик чикне үтмәү. Сәгать суккач (ул, иманым камил, сугачак), җиң сызганып эшкә тотыну. Тагын өч-дүрт дистә елдан рес­публикабызда чеп-чи татар шә­һәрләре дип атарлык булмаса да, татар сөйләме бик еш яңгыраган, бала-чагага тикле урамда үзебезчә чыр-чу килгән, Тукай теле атлаган саен колакларыбызны иркәләгән, кибетчеләр татар телендә чатнап торган олы торак пунктлар яралу мөмкинлеге ниндидер бер авыру фантазия түгел. Барысы да үзе­бездән тора. Илдәге "һава то­рышы"ның җылынуын да көтеп ятмастан, бүген үк эшкә керешәсе, мөмкин гамәлләрне кыла торасы, көрәшкә тотынасы иде безгә. Иртәгәбез өметле, ышанычлы булсын өченгә.

Наил Шәрифуллин

("Ватаным Татарстан", /№ 115, 07.08.2015/)

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: