Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Авыру бала бәласе

    Санкт-Петербургта 6нчы сыйныфта укучы малай тәртип бозган өчен кисәтү ясаган укытучысын яралаган. Өенә кайтып пычак алып килгән дә мәктәптә Наталья Топорованың аягына кадаган… Бу турыда сөйләмәгән бер генә федераль телевидение каналы да калмагандыр. Гадәттән тыш хәлләр турында шауларга кирәк, әлбәттә. Кызык өчен генә түгел, гыйбрәт, сабак булсын, башка кабатланмасын өчен....

    Реклама

    Санкт-Петербургта 6нчы сыйныфта укучы малай тәртип бозган өчен кисәтү ясаган укытучысын яралаган. Өенә кайтып пычак алып килгән дә мәктәптә Наталья Топорованың аягына кадаган… Бу турыда сөйләмәгән бер генә федераль телевидение каналы да калмагандыр. Гадәттән тыш хәлләр турында шауларга кирәк, әлбәттә. Кызык өчен генә түгел, гыйбрәт, сабак булсын, башка кабатланмасын өчен.

    Кызганычка, моңа охшаш мисаллар бездә дә бар. 7нче апрельдә Саба районы үзәгендә яшәүче 10 яшьлек малай әбисе һәм әнисенә һөҗүм итә. Фаҗиганең нәтиҗәсе тагын да аяныч. Әмма РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе сайтындагы өч җөмләле хәбәр нигезендә һәм кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга корылган вак язмаларны исәпкә алмаганда, шаукым юк бездә. Чүпне читкә чыгарырга яратмыйлар Сабада. Югыйсә, язар-сөйләр өчен сәбәпләр җитәрлек монда.да.

    Районның үзәк больницасына 9нчы май урамындагы йорттагы хәвеф турында кичке сәгать җиденчедә хәбәр итәләр. Кунак бүлмәсе ишеге янында канга батып яткан 1957нче елгы Роза Хөсәеновага ярдәм итеп булмый инде. Аның 33 яшьлек кызы кичекмәстән тернәкләндерү бүлекчәсенә китерелә. Вакытында табиблар кулына эләгү коткара аны. Аркасына пычак белән өч тирән җәрәхәт ясалган була.

    Оператив-тикшерү төркеме фаҗига урынында канга буялган пычак, зарар күрүчеләрнең кайбер киемнәре, бармак-кул эзләрен ала, гомумән, дәлилләр туплау һәм башка чараларны тулы күләмдә үткәрә. Гәрчә моның әллә ни әһәмияте дә булмый, чөнки һөҗүм итүчене эзләп табарга да, гаебен дәлилләргә дә кирәкми. Байлар Сабасындагы 1нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысының әбисен үтерүе, әнисен авыр яралавы болай да мәгълүм.

    Ул кичтә укучы бала кухня шкафындагы пычакны алып түр бүлмәгә керә, аннары телевизор карап утырган әбисенә кадый башлый. Шау-шулы мәхшәрне ишетеп йөгереп кергән әнисенә дә ташланган. Ләкин яшьрәк хатын-кыз шашынган улы кулындагы үткен коралны көч-хәл белән тартып алып урамга йөгереп чыга, күршеләргә ашыгыч ярдәм чакырырга куша.

    Иң элек кем дә булса малайны шул дәрәҗәгә җиткәнче ярсыткан дигән фикер туа. Әмма аны үз-үзен белештермәс хәлгә китерердәй сәбәп булмаган. Ул гына түгел, малай әлеге явызлыкка этәргән сәбәпне аңлатып бирә алмый, ни кылганын үзе дә төшенеп бетерми. Бу исә ул психик яктан сәламәт түгел дигән нәтиҗәгә этәрә. Акылга камил бала, ачуы чиктән ашкан очракта да, иң якын кешеләрен үтерергә керешми бит. Эксперт мәрхүмәнең муен тирәсендә - биш, күкрәгендә бер үтәли яра таба. Алардан кала, башында да бер җәрәхәт табыла, анысы егылганда бәрелү нәтиҗәседер дип фаразлана.

    Димәк, әлеге бәла юктан бар булмаган. Киресенчә, озак вакыт җыелып, тулган яман шеш шартлауны хәтерләтә ул. Күргән-белгәннәр Кәримнең (исеме үзгәртелде) кайвакыт ычкынып китә торган гадәте булуын әйтеп торалар. Ярый әле бала-чага арасында ычкынып китмәгән.

    Малай Урта Саба балалар бакчасы мөдире булып эшләүче әнисе, әбисе һәм автобус йөртүче бабасы белән яши. Туганнары аның кимчелеген күрсәтергә теләмиләр, әлбәттә. Ул үз яшьтәшләре белән гади мәктәпкә йөри, «өч»ле билгеләренә укый, татарча көрәш түгәрәгендә уңышларга ирешә. Әмма холкы явыз, кызып китүчән, хәйләкәр, тәнкыйтьне кабул итми торган, әйләнә-тирәдәгеләргә карата начар караштагы һәм башка тискәре сыйфатларга ия малай мәктәпнең иң проблемалы укучысы була. Аның дәрес өзүләре, укытучыларына да ямьсез сүзләр әйтүләре, сүгенү һәм башка тупас гамәлләре мәктәп директоры каршындагы киңәшмәләрдә, райбашкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе утырышларында карала һәм әнисенә өстәмә тәрбия чаралары күрергә һәм контрольне көчәйтергә кушыла.

    2014нче елда әйткәнне аңламый торган малайны Республика психиатрия больницасы белгечләренә күрсәтәләр. Анда нинди дарулар белән дәваланырга икәнен әйтеп кайтаралар. Файдасы тимәгәч, быелның гыйнварында кабат шунда алып баралар, тагын дарулар белән дәваланырга кушыла. Көннән-көн усаллана барган малайга «синдром недостаточности внимания, двигательной гиперактивности» дигән диагноз куела. Кыскасы, җитди психик тайпылышлары ачыкланмый, стационар рәвештә дәвалау кирәк дип табылмый, хәтта психиатрик исәпкә дә куелмый. Шуңа күрә өч ай дигәндә Байлар Сабасын тетрәндергән вакыйганы бездәге бушлай медицина ярдәме күрсәтү системасының чираттагы казанышы дип бәяләргә кирәктер. Дәүләт оешмалары, туганнары битарафлыгын да исәптән төшерергә ярамый, билгеле. Шушы коточкыч хәл булганнан соң гына психиатрия больницасында урын табылган бит аңа.

    Тикшерү комитетының рәсми хәбәрендә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатылу турында әйтелә. Моның формаль эш икәне көн кебек ачык, чөнки әлеге явызлыкка башка кешеләр катнашы булмавын раслый торган кәгазьләр туплагач, ябачаклар ул эшне. 10 яшьлек баланы хөкемгә тартып булмый бит инде. Аны бары тик дәваларга гына мөмкин.

    Наил ВАХИТОВ.

    Безнең гәҗит

    Саба районы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: