Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Авыл көче» - үз инициативаң өчен финанс ярдәме ал

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.

Конкурс 6 номинация буенча уздырыла:

- авыл яшьләренең граждани-хокукый белемен арттыру;

- авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу;

- һөнәри юнәлеш һәм үз-үзеңне ачу;

- авылда эшкуарлыкны үстерү;

- гаиләнең социаль институтларын үстерү;

- авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.

Конкурста җиңүчеләргә 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр оештыру, мәгълүмати һәм финанс ярдәме тәэмин ителәчәк.

Конкурс авыл яшьләре өчен аеруча әһәмиятле социаль әһәмиятле проектларга һәм программаларга ярдәм итү һәм аларны тормышка ашыру максатларында оештырылды. Булачак проектларны интенсив һәм сыйфатлы гамәлгә ашыруны оештыру өчен конкурста катнашучылар өчен «Ерактан торып очрашулар. Авыл көче» белем программасы эшләнде, ул 17 апрельдә башлана. ZOOM платформасында вебинар узачак, анда социаль проектлаштырудагы төп трендлар каралачак.

Алдагы этап - конкурс үзе булачак, ул «Instagram» платформасында онлайн режимда узачак. Быел шартлар гадиләштерелде: катнашучыларга бары тик минутлык роликта үз идеяң турында гына сөйләргә кирәк. Һәр видео комментарийлар саны, экспертлар бәяләмәсе һәм вебинарларга керү саны буенча баллар алачак.

20 топ проект федераль һәм республика дәрәҗәсендә экспертлардан консультацияләр алачак һәм алар грант алуга дәгъва кылучылар булып саналачак.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре, авыл территорияләренең җирле органнары вәкилләре, авыл мәдәният йортлары мөдирләре һ.б.лар катнаша ала.

Сылтама: docs.google.com

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев