Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хатын-кызы илнең стабильлеген тәэмин итүче – Дәүләт Советы рәисе урынбасары

Татарстанда 460 мең хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Бу – республика хатын-кызларының 22,5 проценты дигән сүз.

 Авыл хатын-кызы илнең стабильлеген һәм уңышын тәэмин итүче фактор. Бу сүзләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова Арчада узган Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы күчмә утырышында әйтте. Ул “Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә” темасына багышланган иде. Чарада муниципалитет депутатлары, төрле министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.


Күчмә утырыш делегатлары районның берничә социаль һәм белем бирү оешмасы белән танышты. “Ныклы гаилә” проекты кысаларында бер йортта берничә буын кичерүче гаиләләр белән театральләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Арча педагогия көллиятендә исә “Авыл хатын-кызы: хезмәт, талантлар һәм мөмкинлекләрне чынга ашыру” дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә кул эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Теләгән кеше “Арча бренды”н сатып та алды. Шулай ук делегатлар Арча мәдәнит йортында “Возьмемся за руки, друзья” республика фестиваленең Гала-концертын тамаша кылды. Сүз уңаеннан, быел ул беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә түгел, районда тәкъдим ителде.

Утырышның төп өлеше Арча педагогия көллиятенең актлар залында узды. Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова ачып җибәрде.


“Күчмә утырышлар халыкның социаль хәлен аңларга, проблемаларын күрергә ярдәм итә. Арча районы авылның социаль хәлен яхшырту өчен системалы учреждениеләргә бай”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 460 мең хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Бу – республика хатын-кызларының 22,5 проценты дигән сүз.

“Соңгы елларда авылда яшәүче хатын-кызлар саны кими. Дөрес, аерма әллә ни зур түгел, бер процент тирәсе генә. Әмма бу – безнең өчен сигнал. Авыл хатын-кызы - илнең стабильлеген һәм уңышка ирешүен тәэмин итүче фактор. Бүген Россиядә дә, Татарстан буенча карасак та, уңышлы гына эшләп килүче фермерлар, эшмәкәрләр бихисап. Татарстанда 100 авыл хуҗалыгы предприятиесен хатын-кызлар җитәкли. Шунысы куандыра: нәкъ менә хатын-кызлар тырышлыгы белән, авыл туризмы үсә”, – диде Ларионова.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары республикада күзәтелгән демографик ситуациягә дә борчылуын белдерде.


“Күп районнарда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. 2017 елда бары тик Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Казан, Чаллы кебек шәһәрләр генә халык санын арттыра алды”, – диде урынбасар.

Күчмә утырышта ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты.

“Авыл диюгә, минем күз алдына әни килеп баса. Мин бик бәхетле кеше, Аллага шөкер, бүген 93 яшьлек әнием исән-сау. Ул төп нигезебезне, үз сүзләре белән әйткәндә, намазлы нигезебезне саклап яши. Хатын-кызлар авыл тормышында, авыл хуҗалыгында үзенчәлекле роль уйный. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән аграр өлкә үсә, үзгәрә”, - диде министр.


Утырыш ахырында Татарстан авыл хатын-кызларына мөрәҗәгать проекты каралды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова документ текстын утырышта яңгыраган берничә проблемаларны чишү юллары белән тулыландырырга тәкъдим итте.

“Авылда кадрлар җитмәү, торак, дарулар мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлланган хатында: “Киләсе елга илдә төзелешләр күләме арта. Бу акчаны авылларга җибәрү һәм авылларны үстерүгә дә тотарга була” дигән иде дип нокта куйды Ратникова.

 

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X