Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы өчен Т-500 самолетын Казанда җыячаклар

“Ростех” дәүләт корпорациясе 2018 ел ахырына кадәр утыз яңа буын самолеты җитештерәчәк.

 Авыл хуҗалыгы өчен Т-500 аграр самолетын Казанда җыячаклар. Бу хакта “Татар-информ”га “МВЕН” фирма” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко хәбәр итте.

“Без кооперациядә катнашабыз, самолетларны җыю Казанда булачак”, - диде Ермоленко.

“Технология” ОНПП ("Ростех” дәүләт корпорациясенә керә) гражданлык продукциясе күләмен арттыру стратегиясе кысаларында, авиахимия эшләрен башкару өчен,  Т-500 махсуслашкан һава судносы чыгару турында хәбәр ителгән иде. 2018 ел ахырына кадәр 30 самолет чыгару планлаштырыла.

“Т-500 проектының үсеш мөмкинлекләре зур: 2018 ел ахырына кадәр 30 һава судносы чыгаруны планлаштырабыз. 2019 елдан башлап без елына 120 самолет чыгарырга әзер”, - дип әйткән “Ростех” дәүләт корпорациясенең кораллану кластеры индустриаль директоры Сергей Абрамов.

Самолет “Технология” ОНПП” Россия фәнни үзәге һәм “МВЕН” ҖЧҖ тарафыннан булдырыла. Судно беренче тапкыр МАКС-2017 Халыкара космик авиация салонында тәкъдим ителгән. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев