Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 2021 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм 6 мең культиватор, куәтле тракторлар агрегатларында 730 киң колачлы чәчү комплексын җәлеп итү планлаштырыла. Бу техниканың уртача 70%ы амортизация срокларын узгач килеш кулланыла.

Техник модернизацияләү буенча республика программасы һәм «Росагролизинг» АҖенең ташламалы программалары ярдәмендә узган ел хуҗалыклар 480 трактор, 150шәр культиватор һәм чәчкеч, 81 чәчү комплексы сатып ала алдылар.

Хәзерге вакытта республикада тракторларның 68% ы, чәчкечләрнең 85%ы, чәчү комплексларының 65%ы, культиваторларның 88%ы ремонтланган. Иң зур чыгымнар таләп итә торган эшләрнең берсе - үзйөрешле техниканы торгызу. Бүгенге көндә 3 меңнән артык, шул исәптән 300 чит ил тракторы ремонтланмаган әле.

Техниканы әзерләүгә 3,7 млрд. сум акча таләп ителә, шул исәптән язгы кыр эшләре чорына - 2 млрд.сум. Бүгенге көндә запас частьләр 1,5 млрд. сумга сатып алынган, шул исәптән язгы кыр эшләренә - 1 млрд.сумнан артык (кирәкле сумманың 52%).

Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау турында да сөйләде. 2020 елда авыл хуҗалыгында 8 бәхетсезлек очрагы һәм 4 үлем очрагы теркәлгән. Терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы һөнәрләре имгәнү куркынычы аеруча зур булган һөнәрләргә керә.

Министр хәбәр итүенчә, 2020 елда авыл хуҗалыгы оешмаларының хезмәтне саклау чараларына чыгымнары 230 млн.сум яки 1 хезмәткәргә 4725 сум тәшкил иткән.

Тулы чыгыш: https://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2664035.pdf

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев