Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясалды

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

 Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

 Терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигьмәтҗанов катнашучыларны  терлекчелек  тармагының гыйнвар аендагы     эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә,  шулай  ук    хуҗалыклар  эшен  анализлауга  игътибар бирде.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    707,8 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар  – 235,3   мең баш,   дуңгызлар – 459,2 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 57,3 мең баш, кош-корт  – 16,8 млн баш,  атлар  – 18,9 мең  баш.  

 Киңәшмә  барышында,  гыйнвар аенда     эре  мөгезле  терлекләр санын арттырып,  лидерлар  рәтенә  чыккан    районнарның  исемнәре  аталды,  болар:  Кукмара (+959 баш), Балтч (+660), Алексеевск (+289), Саба (+279), Әтнә (+262), Зеленодольск (+219 баш), Менделеевск (+205), Буа (+166), Сарман (+120) муниципаль районнары. Терлекләр  санын  киметкән  районнарга  кисәтү ясалды.  

  Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан 2020  елның  гыйнвар  аенда      112,6 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (узган  ел  күрсәткечләренә карата  106%),  34,6 мең  тонна ит    җитештерелгән (104%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек  тере  үлчәмдә  -  8,2 мең  тонна (102%), дуңгыз    -  8,0 мең  тонна (115 %) һәм  кош-корт  -  18,2 мең тонна (101 %).

 Республикада  6 февральгә    авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3644,3 тонна тәшкил  итә.  

Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Арча, Актаныш, Мамадыш, Азнакай һәм Түбән Кама    районнары  аталды.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы моңа  кадәр  Кукмара  районының тәүлекле  сөт  җитештерү  күләмен  300 тоннадан  арттырып  җибәрүе  турында  хәбәр иткән  иде.  Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр  Мамадыш, Кукмара һәм Әлки         районнарында  күзәтелә. 

Чыгышының  азагында   Сирень Нигьмәтҗанов эре  мөгезле  терлекләрнең   тәүлеклек  артымы   726 граммнан  күбрәк   булган  районнарны  атады.   Болар – Кукмара, Әтнә, Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Балтач, Бөгелмә, Тәтеш, Буа, Мөслим, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Чүпрәле һәм Биектау    районнары. 

Шулай  ук Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  2020  елның 12-14 февралендә  узачак коллегиясендә фикер алышу  өчен  түгәрәк  өстәлләр  темалары  билгеләнде.   Министр урынбасары    Ленар Гарипов Россия  Федерациясе  критерие   буенча  дәүләт ярдәме каралуын ассызыклады – сыерларның 1  гыйнварга  булган  баш  санын  хисап финанс елының 1  гыйнварына саклап  калырга.      Сөт терлекчелегендә  продуктивлыкны  арттыруга    Татарстан  Республикасы бюджетыннан  1,362 млрд сум  акча  бирелгән. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев