Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Татпотребсоюз советы рәисе итеп сайланды

Моңа кадәр рәислек иткән Марат Әхмәтов үз теләге белән бу вазифасыннан китте.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үз теләге белән Татарстан кулланучылар берлеге советы рәислегеннән китте. Берлекнең еллык җыелышында рәис итеп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сайланды.

Татпотребсоюз советы рәисе булып эшләгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов былтыр Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазифасында эшли башлады. Шул сәбәпле ул Татарстан кулланучылар берлеге советы рәислегеннән китүен белдерде.

Татрпотребсоюз утырышында бу тәкъдимгә каршы килүчеләр булмады.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев