Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшьләре: авылда яшәү җиңел түгел, ләкин шәһәргә китмибез

Татарстанда авылда яшәүчеләр саны елдан-елдан ел кими. Авылда эш, акча булмау яшьләрне китәргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта авылда да яшәп була дип фикер йөртүче яшьләрнең дә артуы күзәтелә.

Татарстанстат мәгълүматына караганда, республикада яшәүче халыкның нибары 23 процентын авыл халкы тәшкил итә. Бу сан елдан-ел кими. Татарстан Аграр яшьләре берлегенең башкарма җитәкчесе Илмира Хәйбуллова ​сүзләренчә, ел саен авыллардан ун меңгә якын яшь кеше шәһәрләргә күченә. Бу санны ул 24-26 ноябрь Казанда узган Авыл яшьләре форумында китерде. Бу әле башка төбәкләр белән чагыштырганда бик начар түгел санала. Китүнең тукталуы һәм яшьләрнең авылга кайта башлау мөмкинлеге дә бар дигән фикердә ул. Азатлык шундый яшьләр белән очрашып аларның фикерләрен белеште.

 

Механизаторның статусы үсә, ләкин өйләнергә кызлар юк

25 яшьлек Раушан Гәрәев Сарман районының Җәлил агрофирмасында тракторчы булып эшли. Аны авылда яшьләр калмавы борчый. Перспектива юк, яшәр урын юк, хезмәт хакы әз, шуңа калмыйлар, диде Раушан Азатлыкка. "Мин үзем шәһәрдә бер көн дә тора алмыйм, җирне яратам. Механизатор булып эшлим, үз-үземне тәэмин итәм", ди егет. Ул әле өйләнмәгән. Авылда бигрәк тә кызларның калмавы да проблем булып тора, ди Раушан.

Раушан Гәрәев
Раушан Гәрәев

"Авыл җирендә күңел ачарга урыннар да юк. Атна ахырында кич чыгабыз, Сарманга барабыз. Анда да дискотека кичке унда бикләнә. Яшьләр кая барырга да белми. Без инде йә Әлмәткә китәбез, йә Чаллыга. Авылларда клуб бар, ләкин яшьләр булмагач, кызык түгел. Анда күп дигәндә 5-6 кеше чыга. Җыелышып чыгып китәсең. Яшьләр урамда сыра, аракы эчә. Ә бит хәзер сыра эчү модада түгел. Бильярд, боулинг- клублар һәр шәһәрдә бар диярлек. Барып ял итеп кайтырга була. Аракы белән сыра алган акчага шунда барып ял итеп кайтсалар, әйбәтрәк булыр иде", дип сөйләде Раушан Гәрәев.

Аны шулай ук җитәкчеләрнең яшьләрнең эшен күрмәүләре, бәяләмәүләре дә борчый. “Сабантуйга бер ай кала берәрсе эшкә керә икән, бирегез аңа бер грамота булса да, күңеле күтәрелеп китәр иде”, ди Раушан.

Ул механизатор һөнәреннән кыенсынмаска кирәк, дип саный. "Хәзерге заман техникасында эшлисе генә килеп тора. Америка тракторында эшлим. Кабинада тавыш юк, кондиционер, автопилот бар. Руль дә тотасы юк хәтта. Ремонтка килгәндә, сервис хезмәтләр бар, үзләре килеп карап китәләр", ди Раушан Гәрәев.

Авылда үз эшең белән акча эшләргә мөмкин

Рәмис Галиев белән Булат Шәгыев авылда бизнес ачып яшәп була дип саный. Алар бернинди дәүләт ярдәменә өмет итмичә гап-гади гараж арендалап үз эшен ачып җибәргән.

Рәмис Галиев тимерчелек белән шөгыльләнеп акча эшли
Рәмис Галиев тимерчелек белән шөгыльләнеп акча эшли

"Авыл яшьләре, Казанда аларны ике куллап көтеп торалар, җайлы эш тәкъдим итәләр, фатир арендалап торырмын әле дип уйлап китеп бара. Гадәттә, мәктәпне яңа тәмамлаган 17-18 яшьлекләр шулай фикерли. Минемчә, бу ялгыш фикер. Үзем электән үк тимер эше белән шөгыльләнәм. Элек бу хобби гына булса, хәзер акча китерүче кәсепкә әйләнде. Моннан тыш, Әтнә тәрәзә заводында да эшлим", ди Рәмис Галиев.

Әтнә Казаннан ерак булмаса да, Булат Шәгыев көн дә Казанга йөреп эшләүне кулай күрми. Элек ул дус егетенең машина сервисында машина төзәтүче булса, хәзер үз эшен ачкан.

Әтнәдә яшәүче Рөстәм Якупов та авылда яшәүне кулай күрә. Аның туган авыл инде күптән таркалган, бүген аны харитадан да табып булмый, ди ул. Моның сәбәбе - яшләрнең авылдан китүендә, ди. Рөстәм балачактан ук агач эшенә гашыйк. Беренче акчасын да сыерчык оясы ясап эшләгән. Бүген ул фәкать бу эш белән генә шөгыльләнеп менә дигән йортта яшәп, өч баладан торган ишле гаилә тәрбияли.

Рөстәм Якупов авылда агач эше белән шөгыльләнә
Рөстәм Якупов авылда агач эше белән шөгыльләнә

 

"Яшьләр шәһәргә җиңел акча эзләп китә. Авылда таңнан алып төнгә кадәр эшләргә кирәк. Казанда яшәп карадым, күңелгә ятмый, мин - авыл баласы. Үз эшем сыерчык оясын ясаудан башланды. Баҗай киңәше белән аны интернет аша сатып карадым. Тиз сатылды, сорау китте, беренче керемнән үк агач эшкәртүче җиһазлар ала башладым. Бүген үз цехым бар. Заказлар бик күп, елына берничә көн генә ял итәргә туры килә. Әгәр үз эшеңнең остасы икән, шәһәрдәме син, авылдамы, сине барыбер табачаклар, эшеңне күрәчәкләр һәм сиңа киләчәкләр", ди ул.

Еш кына авыл яшьләре, дәүләт ярдәме програмнары турында белми дигән фикер әйтелә. Биектау районының Ташсу авылында гомер итүче Айгөл Бикмуллина 10 елга якын терлекчелек белән шөгыльләнә. Алар 200 каз, 20 сыер, 40 үрдәк асрый. Эшне башлаганда дәүләттән кредитлар аылрга туры килде, ул акчаларга трактор, УАЗ машинасын алдык, ди ул. Ә 2017 елда дәүләт биргән 200 мең сумга яңа сарай салганнар.

Фермер Айгөл Бикмуллина
Фермер Айгөл Бикмуллина

"Язга чыктыкмы, чабыш атлары кебек, каз, үрдәк алырга ашыгабыз. Каз бәбкәсе 300 сум тора икән, аның 100 сумын дәүләт субсидия итеп кайтара. 5-6 ай үстергәч, килосын 450 сумнан сатабыз. Сату эшләре баргач күңел үсә. Шәһәрдә бер көн дә тора алмыйм, авылда да шәһәр кешеләреннән ким ким яшәмибез. Ике улым да үсеп җитеп, авылда яши, машиналар алды, үз эшләре бар, киленнәрне дә авылга алып кайтырга уйлыйлар", ул.

Шәһәрләрдән ерак районнарда хәлләр авыррак

Татарстан Аграр яшьләре берлегенең башкарма җитәкчесе Илмира Хәйбуллова сүзләренә караганда, шәһәрләргә якын районнарда, нефть чыга торган районнарда вазгыять яхшырак. Анда яшьләр кала, эш бар. Ә менә зур шәһәрләрдән ераграк киткән саен хәлләр авырлаша. Биредә эш табу тагын да кыенрак. "Ютазы районыннан мөрәҗәгать итүчеләр бар. Районда бары тик кече фирмаларга гына урнашу мөмкинлеге бар, зур оешмалар юк. Күптән түгел районда ГРЭС ябылды. Эш урыннары булмаса, булганнары да кыскарса, яшьләр калмый инде", ди Хәйбуллова.

Ютазыдан активист Артур Фаздалаев та районда бер эре оешма булса, эш урыннары табылыр иде, ди. "Авылларда эш юк, булганы да аз түләнә. Район үзәгенә барыр өчен автобус рейслары бетерелде. Укырга урыннар юк, районда училищены да яптылар. Күрше төбәккә йөриләр. Уруссудан анда барырга була әле, ә менә авыллардан Башкортстанга бару да авыр", дип уртаклашты Артур.

Клуб белән проблем юк, мәктәпләр ябылу начар

Илмира Хәйбуллова "Авыл яшьләре" програмы нигезендә авылда калучыларга ярдәм каралган дип сөйләде. Әлеге програм җиде ел эшли инде. "Авылда төп проблемнар – эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм торак мәсьәләсе. Безнең берлек әлеге мәсьәләләргә җаваплы оешмаларга шушы проблемнар турында җиткерә", ди Хәйбуллова.

Илмира Хәйбуллова
Илмира Хәйбуллова

Илмира Хәйбуллова сөйләвенчә, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар белән әллә ни проблемнар юк, ә менә оптимизация нәтиҗәсендә мәктәпләрнең ябылу кире йогынты ясый. "Яшьләр күпләп чыгып киткән авыл биләмәләре бар, анда кайтучылар булыр дигән өмет тә юк. Ләкин яшьләр кайта башлаган авыллар да бар, әмма әле анда балалар тумаган, ә мәктәпләр инде оптимизациягә эләккән. Алабуга районындагы Иске Күклек авылында да мәктәпне япмакчылар иде. Аграр яшьләр берлеге исеменнән мәгариф министрлыгыннан мөрәҗәгать итеп, мәктәпне саклап кала алдык. Яшьләр яшәгән авылларда мәктәпләрне сакларга кирәк", дип сөйләде Илмира Хәйбуллова.

Ул шулай ук үз эшләрен ачарга теләүчеләргә дәүләттән азмы-күпме ярдәм алу мөмкинлеге турында да әйтте. Татарстанның 30 районында оешманың бүлекчәләре эшли, андагы активистларга мөрәҗәгать итәргә була, диде Хәйбуллова.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев