Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда сыер асрау ничә сумга төшә, яки министрлык сөт сатып алу бәясен 8 сумга арттыру юлын тәкъдим итә

Сыерларга азык юнәтү өчен бирелгән субсидия, сөт акчасы үзвакытында түләнү, көтүләр оештырылу – авылларда сыерларның баш санын саклап калырга ярдәм иткән факторлар. Авылда сыер асрау ничә сумга төшә, яки Министрлык сөт сатып алу бәясен 8 сумга арттыру юлын тәкъдим итте.

Табышмак әйтәм, тыңлагыз. Чыгым – 20 мең, керем – 80 мең сум. Нәрсә бу? Җавап: сыер асрау. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бер сыер тирәсендәге саннарны әнә шулай исәпләп күрсәтте.

«Сыерлы көн – сыйлы көн” дип борынгылар белми әйтмәгән. Ачлы-туклы заманда, нужа чыбыркысы татып яшәгән елларда да халык сыер асраган. Тик соңгы елларда авыл халкының сөтлебикәгә булган карашы үзгәрде. Хәзер сыер асрап мәшәкатьләнмиләр, аның урынына кибеттән “сөт суы” алып эчәләр.

Әмма соңгы ике елда хөкүмәтнең авыл кешесенә йөз белән борылуы, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына күрсәткән ярдәмче программалар аркасында, терлек саны, аерым алганда, савым сыерлары артты. Шул уңайдан, Ришат Хәбипов малларның баш санын саклап кала алган авыл җирлеге башлыкларын атады.

Сыерларны саклап калган авыл җитәкчеләре: Актанышның Югары Яке, Алексеевскиның Лебедино, Әлмәтнең Елхово, Апасның Урта Балтай, Арчаның Яңа Кенәр, Әтнәнең Өзем, Баулының Александровское, Балтачның Чепья, Бөгелмәнең Подгорный, Югары Осланның Канаш, Чүпрәленең Городищинск, Зәйнең Күгеш, Кайбычның Надеждино, Кама Тамагының Красновидово, Кукмараның Чура, Зур Сәрдек, Лениногорскиның Мичурин, Карлыгач, Мамадышның Шәмәк, Түбән Каманың Шәңгәлче, Нурлатның Тимерлек, Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш, Сабаның Килдебәк, Спасның Урта Йорткүл, Тәтешнең Олы Тархан, Тукайның Иске Абдул, Теләченең Иске Җөри, Чирмешәннең, Иске Котыш, Чистайның Мөслим авыл җирлекләре. Монда мал-туарның баш саны сизелерлек артуы күзәтелә.

“Хөкүмәтнең өч меңе тотып калды сыерларны”

Апас районы Урта Балтай авыл җирлегенә керүче биш авылда 245 савым сыеры теркәлгән. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин сыерларның баш саны артуга тәэсир иткән биш факторны санап күрсәтте.

Беренчедән, көтүлекләр оештыру. Ничек кенә авыр булмасын бу мәсьәлә, җиренә җиткерергә тырышабыз. Өч авылда көтүне, сезон ахырына кадәр, ялланган көтүче көтте. Калган ике авылда чиратлап чыктылар. Бу юл кыенрак булса да, үз-үзен аклый.

Икенчедән, агрофирманың ярдәме. Җитәкчелек саламны никадәр кирәк, шул кадәр ташырга рөхсәт итә. Хезмәткәрләргә печән тараталар. Пай җире өчен икмәк белән түлиләр, калганына печән ала кеше. Шулай ук шәхси бакчасында да печән үстерүчеләр күп. Аннан соң, хәзер һәр кешедә бензин белән эшли торган чалгы бар. Кырга бара да чабып, җыеп кайтып, эскерт куя, – ди җитәкче.

Өченче сәбәп итеп ул хуҗалыктан сөт җыю оештырылуын әйтте.

– 15 көн саен кулга “тере” акча керә. Сөт тапшыру район күләмендә оештырылган. Бер литр сөт 18 сумнан бәяләнә. Көн саен 40ар л тапшырган хуҗалыклар бар, гадәттә, 6-7 сыер асраучылар сөттән генә шуның кадәр файда күрә. Безнең үзебезнең ике баш сыерыбыз бар, 10 мең сумлык сөт тапшырабыз. Катыгын, эремчеген дә ашамыйбыз түгел.

Дүртенчедән, яз-көз ветеринария чаралары үтәлеп тора. Шартлы бәягә генә малларга укол кадыйлар, каннарын алалар. Лейкоз авырулы сыерлар юк түгел, әмма аларны бетерү буенча эш алып барабыз. Хуҗаларга да сөтләрен кайнатмыйча эчмәскә дип даими әйтелеп тора.

Ә бишенче сәбәпне Рифкать Хәбибуллин савым сыерларына республика бүлгән акчадан күрә.

– Шул өч мең тотып калды сыерларны. Ике сыерлы кеше – 6, 5 сыерлы кешене – 15 мең сум субсидия ала дигән сүз бит, – диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, җирлеккә кергән биш авылда күпчелек ике сыер асрый, шул ук вакытта, 7,8, хәтта 10 баш сыер тотучылар да бар.

“Ике сыер булса, берсе – чыгымнарны каплый, икенчесе керем бирә”

Гадәттә, районнан ерак авылларда яшәүчеләр сыерны бетерергә җөрьәт итми. Кем әйтмешли, аларга “шәһәрләшү” соң барып җитә, аннан соң, авыл кибетенә сөтне дә гел кайтарып тормыйлар. Ә менә Түбән Кама шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Шәңгәлче җирлеге дә сыерлар саны белән алдынгылар исемлегендә.

– Сыерлар ник күпме? Чөнки бездә мал саны буенча таләпләр бик җитди куелган, – диде Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов. – Һәр сыерның паспорты бар, ветеринария прививкаларын даими ясатып тора. Әгәр сыерның паспорты юк һәм ветеринария чаралары эшләнмәгән икән, аңа 3 мең сум субсидия бирелми. Халык та шуңа өйрәнде, мал сатып ала икән, паспортын ала, прививкасын ясата.

Шәңгәлче авыл җирлегенә керүче 7 авыл һәм 2 бистәгә 96 баш савым сыеры исәпләнә.

– Халыкка сөт җитми бездә, базарга алып чыгып сату юк, йортыннан алып китәләр. Кайбер төбәкләрдә сөтне урнаштырыр урын булмаганга, сыерларны бетерәләр бит. Ә бездә җитми сөт. Хәтта савым кәҗәсе 138 башка җитте. Әмма без аны элек-электән эчеп өйрәнмәгән бит, шуңа авыл халкы аны кырып-себереп ала дип әйтеп булмый. Ә шулай да санаулы сәгать эчендә, базарга барып сатып кайталар. Шуңа күрә безнең Шәңгәлче җирлегендә мал саны тоту актуаль һәм тотрыклы. Барысы да шул реализациягә кайтып кала. Авылларга, яшь вакытта чыгып китеп, хәзер ташламалы пенсиягә чыгучылар да кайтып төпләнде. Алар да сыер асрый башлады, – диде авыл хуҗасы.

Шәңгәлче авыл җирлегенә керүче авылларда бер сыер асраучылар лидерлык итә. Шул ук вакытта 2, 5, 7, 10 баш сыер тотучылар да юк түгел.

– Читләргә чыгып, баш санын арттыру өчен сыерлар эзләп йөрүчеләр дә бар. Бүген авыл хуҗалыгы үсә, акчалар да бүленә. Әмма барысы да суга ыргытып барган кебек. Ник дигәндә, хөкүмәт күп әйберне бер кулы белән биреп, икенче кулы белән бетереп бара. Бездә 25шәр савым сыеры тотучылар бар. Түбән Кама бистәсе, 44 законга таянып, аукционда катнашып, аларның продукциясен реализацияләргә тиеш. Әйтик, шуның кадәр мәктәп, балалар бакчасына муниципаль заказ нигезендә, шушы фермерлар сөт белән тәэмин итәргә тиеш. Менә шул чакта кызыксыну артыр иде. Җитештерү конторалары булса да, халыкка файдалы булыр иде.

Рамил Сәлимов елы буе бер сыерны асрау күпмегә төшкәнен дә исәпләп күрсәтте.

– Әйтик, быел сыер елына бер тонна ашлык ашый ди. Бер кило ашлык – 4 сумнан. Ә калганы бит үз ихтыярыңда: бөтен басу, бөтен болынлык печән белән тулган. Күпме кирәк, чап та ал. Аңа бит артык чыгымнар кирәкми. Элек кенә ул печән җитми иде, сугыша-сугыша чаба идек, – ди ул. – Шуңа өстәп, үз техникасы да булса.

Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы бер сыердан әллә ни файда күрми.

– Бер сыер белән еракка китеп булмый. Ике сыер булса, берсе керем бирә, берсе ике сыерны да ашата, чыгымны каплый. Бүгенге көндә савым сыеры – авылда төп акча кертүче җан.

Шәңгәлчедә бүген 3 литр сөтнең бәясе 150 сум. Җитәкче сүзләренчә, халык сөтне бер ияләшкән кешедән генә ала. Таләпләр дә югары: ул малны яхшы ашатырга, тәрбияләргә, чиста сөт сатарга тиеш. Авылларда яшь гаиләләр, күп балалылар да рәхәтләнеп сыер асрый.

Рамил Сәлимов, авыл хуҗалыгында килеп туган тагын бер проблемага басым ясап үтте.

– Соңгы биш елда сыерлар картайды. Яшь, буаз таналар юк. Әйтик, бер программа буенча, буаз таналар үрчетү белән шөгыльләнгән фермер хуҗалыгы булса, бу шулай ук плюс булыр иде. Элек бездә “Октябрь бүләге” дигән совхоз бар иде. Бездән бозауларны сайлап алып китәләр, ә совхозда аны үстереп, 4 центнерга җиткереп, каплатып, буаз таналар ала идек. Бүген шундый үзәк юк. Чит илдән кайтарталар буаз таналар. Әмма алар чит ил һавасына, чит ил ризыгына ияләшкән бит, – диде Рамил Сәлимов.

“Соңгы ике елда сыерлар саны 2000нән артык башка артты”

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов, республикада сыерлар артуга басым ясады.

– 20 ел буена маллар саны кимүгә барды. Әмма ТР хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү законы нигезендә, субсидияләр һәм ярдәмнәр бар. Шул программалар аркасында, 2 ел эчендә 2000 сыер саны артты. 24 районда сыер саны арту күзәтелә. Бу ярдәмнәр халыкның социаль көнкүрешенә йогынты ясый. Ә кем бер тапкыр сыерын бетергән яки бер тапкыр да асрамаган икән, аңа сыерны көчләп яраттырып булмый. Ә безнең юнәлеш: кем асрый ала, шундыйларны ныграк ярдәм белән тәэмин итү, – диде урынбасар.

Ришат Хәбипов белән бер сыерны бер ел буенча асрауның якынча бәясен дә исәпләдек.

– Әгәр хуҗа кеше саламын-печәнен үзе юнәтә, ашлыгын җир паена ала икән, елы буенча сыер асрау 20-30 мең сумга төшә. Әйтик, сыер 15-18 л сөт бирә ди, 100 көнгә бу - 1500 литр дигән сүз. Лактация периодын 300 көн дип алыйк. 4500 кило сөтне 20 сумнан сатса да, 90 мең сум табыш дигән сүз. Ә үгезне симертеп сатсаң да, 60 мең сумнан артыграк акча җыеп булмый. Шуңа күрә, сөт җитештерү табышлы бүген, – ди министр урынбасары.

Бүген авыл халкының иң авырткан җире – ул сөт бәясенең шалкан бәясенә дә тормавында. Авыллардан сөтне бик арзанга сатып алалар. Сер түгел, бүген сөт акчасының күп өлеше “сөт магнатлары” кесәсенә ага. Әмма якын киләчәктә бу өлкәдә дә реформалар көтелә. Һәрхәлдә, Ришат Хәбипов шулай дип ышандыра.

Министрлык шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясен арттыру юлын тәкъдим итә: плюс 8 сум

“Кооперативлар төзү, алар белән эшләү – бүген көнүзәк мәсьәлә. Алар авыл халкының тырышлыгын күбрәк бәяләргә ярдәм итә. Әйтик, сыер асраган кеше сөтне сөт җыючыга тапшыра. Ул исә аны эре компаниягә илтә, чылбырның бу звеносы сөт заводларына барып тоташа. Исәп-хисап ясаганда исә, сөт заводы, әйтик, ритейлерга 24 сумнан исәп-хисап ясый. Анысы сөт җыючыга 20 сумнан бирә. Ә сөт җыючы, сыер хуҗасыннан бер литр сөтне 16 сумнан сатып алган булып чыга. Һәр звенода дүртәр сум кими, - дип аңлатты министр урынбасары. Шул рәвешчә, сыер хуҗасына тиешле 8 сум арадашчылар кулында кала.

"Бу – авыл халкына отышлы түгел. Шуңа күрә, без кооперативлар булдыру юнәлешендә эш башладык. Бүген Мамадыш, Балык Бистәсе районнары шулай эшли. Мәсәлән, “Кече Елга” кооперативының бүген сөтне 22 сумнан сатып алырга мөмкинлеге бар. Бер литр өчен 6 сумга артыграк түләнсә, бу сыер тотучыга тагын да стимул булыр иде”, – ди ул.

Моннан тыш, сөтчелек тармагы (хәер алай гына да түгел) белән ныклап эшләүчеләргә дә күңелле яңалык бар.

– Быел “Башлангыч фермер” һәм “Гаилә фермасы” конкурсында катнашып, грант отучылар 150 мең сум дәүләт ярдәменә ия булса, киләсе елдан бу сумма 1,5 тапкырга арта. Шул рәвешчә, үз эшен киңәйтергә һәм җәелдерергә теләгән фермерлар, конкурс шартлары аша уңышлы үткән очракта, 250 мең сум грант ота”, – диде Рәшит Хәбипов.

“Грант отсак, сыерларны тагын да арттырыр идек”

Сыерларның баш саны арткан җирлекләр арасында Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы да бар. Авыл җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗипов иң элек Сәхәповлар фамилиясен телгә алды. Алар бүген шәхси хуҗалыкларында биш баш сыер асрый.

– Терлекне электән үк күпләп асрадык, – ди гаилә башлыгы Равил Сәхәпов. –11 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шуның бишесе – сыер малы. 20дән артык сарыгыбыз бар иде, Корбанга күпләп саттык. Үзебездә калган 5-6сы яңадан бәрәнләп, үрчи башлады. Сыерыбыз башта бер генә иде, аннары ике булды, өч итик инде дип тырыштык. Узган ел менә бишкә җиткердек. Ниятебез: 8 башка җиткереп, “Гаилә фермасы” программасында грант отып, мини-ферма төзү.

Сәхәповлар җәен 50-55 л сөт тапшыра. Дөрес, ел фасылына карап, бәясе дә уйный. Узган кышта бер литр сөт 24 сумнан бәяләнсә, җәен ул 18 сумга кадәр төшкән.

– Әле дүрт сыерыбыз ташлатты. Берсен генә савабыз. Бер белән генә ерак китеп булмый шул, – ди гаилә башлыгы.

Сәхәповлар – мәдәният хезмәткәрләре. Равил әфәнде үзе клуб мөдире, хатыны Диләрә ханым китапханәче булып эшли. Отпускасын җәйге якка туры китереп ала да, Равил әфәнде комбайнга утыра. Ә хезмәт хакын исә икмәкләтә түлиләр. Печәнне үз җирләренә чәчеп үстерә.

– Терлек асрауның чыгымы юк та кебек безгә, – ди ул. – Печәнне җыярга абый булыша, аның тракторы бар.

Ярдәм дигәннән, узган ел авыл җыенында район башлыгы Илһам Вәлиев биш сыер асраган өчен савым аппараты бүләк иткән аларга.

– Авыл җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗиповтан да зарланып булмый, сәркатип Резеда ханым да “Нинди ярдәм кирәк?” дип кенә торалар. Халык белән эшли белә алар, – диде Равил Сәхәпов. 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев