Авылда вакытлыча эшләп булмый
Авыл хуҗалыгы соңгы 25-30 ел эчендә шактый гына үзгәртеп коруларга дучар булды. Инвесторларның да берсе китте, икенчесе килде дигәндәй, кемнәр генә хуҗа булырга тырышмады. Нәтиҗәдә бу хәлләрдән хуҗалыклар шактый талкынды.
Фәрит хәзер эшләтә
Буш кырларга, колхоз заманыннан калган тузган торакларга карап уфтанучылар күп булгандыр. Бу хәлләр Теләче районының Шәдке авылын да читләтеп узмады. Югыйсә биредә гомер-гомергә көчле җитәкчеләр эшләде, хуҗалыгы нык булды. “Болар килмәсә, бөтенесе җимерелеп беткән булыр иде инде”, “Фәрит хәзер эшләтә” дигән сүзләрне биредә күп ишеттек. Авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләрне күреп тә шатландык. Тузган тораклар төзекләндерелгән, анда сыерларны заманча технологияләр кулланып савалар, бозау үстерәләр. Кыскасы, мондагы шартларны күреп, үз күзләребезгә ышанмадык.
Заманча алымнар кулланылган, роботлашкан саву механизмнары белән эш иткән терлек фермаларын күргәннән соң, инде шаккатырырлык әйберләр калмагандыр дип уйлаган идек. Баксаң, эш урынындагы уңайлыклар, эш кешесенә булган яхшы мөнәсәбәтләр дә гаҗәпкә калдырырлык икән. “Бүген барлыгы 930 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, шуның 290ы – савым сыеры. Көндәлек савылган сөтне урнаштырып барабыз. Сыер савучыларга килограммына 1 сумнан түләнә. 15 литрдан артса, 1 сум 15 тиен. Сыер савучыларның кулларына чиста 27-30 мең сум акча керә. Бүген бездә 12 сыер савучы сменалап эшли. 20 көн эшлиләр, 10 көн ял итәләр. Ял графигын сакларга тырышабыз, – дип сөйли “Агролак” хуҗалыгы рәисе Фәрит Гыйләҗетдинов. – Карагыз әле мондагы чисталыкка. Идәннәргә чиста җәймә-клеенкалар ябылган, юылган. Сез килгәнгә генә түгел, һәрвакыт шулай. Краннан җылы, салкын су килеп тора, бәдрәф-ваннасы, ашау-эчү бүлмәсе – кыскасы, бөтен уңайлыклар бар. Чиста юллардан ботинка белән генә йөрибез, аяк киеме пычранмый”.
Бу хәлләрне күреп, үзебезне сыер фермасында түгел, ә берәр офиста йөргән кебек хис иттек. Эш урыннарын да күзәттек. Монда да шактый эш автоматлаштырылган, әмма ул һәр кеше идарә итәрлек дәрәҗәдә көйләнгән. Сыер савучы үзенең эше буенча көндәлек мәгълүматны алып кайтып китә ала. Автоматлаштырылган система һәр савымчыга сөтнең майлылыгы-тыгызлыгын да шунда ук күрсәтә, көндәлек савылган сөткә анализ ясала, моның өчен кирәкле кнопкага гына басарга кирәк. Фәрит Фарук улы мал ризыгын төрләндерү буенча да күп эш алып барылганлыгы хакында сөйли. “Көнбагыш, рапс, кукуруз орлыгы тартып бирәбез. Үзебезнең доза агрегаты бар, шунда арышын, борчагын, бодаен, акбурын, күкертен, тозын кушып, катнаш азык ясыйбыз. Республика программасы ярдәме нигезендә дүрт мең тонна сыярлык ике силос базы төзедек. Беренче класслы кукуруз силосы белән тутырып каплап куйдык, инде ашатабыз да. Бөтен чыгымнары, юллары белән алты миллион сумга төште. Шуның 900 мең сумы кире кайтырга тиеш. (Ә программа өч миллион сумлык иде.) Безнең чыгымнарыбыз күбрәк булды. Әмма алар озак елларга хезмәт итеп, үзен аклаячак әле”, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе. Акча күп китсә дә, ул эш барышыннан бик канәгать. Моннан 3-4 ел элек сез бу фермаларны танымаган булыр идегез, диючеләр дә булды. Заманында шәдкеләр сыерларын бирмәс өчен ферма янына сәнәк тә күтәреп чыккан була. Шөкер, ул чакта малларны саклап калалар.
Кырык бозауга – бер әни
Шәдке фермасында күптәннән ишеткән, әмма моңа кадәр үз күзем белән күрмәгән “корма мама”ны да карап кайттык. “Бозаулар өчен 240 башка көйләнгән торакның фундаментлары салынган. Сөт эчерү җайланмасына килгәндә, аны без узган ел кайтарттык. Германиядә эшләнгән. Бу бездә әле берәү генә. Менә монда ясалма сөт салына, җылы су килә, алар бергә кушыла”, – дип сөйли ул. Һәр бозауның муенына датчик куелган. Бозау үзенә тиешле дозаны эчеп чыгып китә икән. Бер эчеп китсә, икенче мәртәбә кереп эчә алмый. Кырык-кырык биш баш кечкенә бозауларга исәпләнгән аппарат артыгын бирми, көйләнгән дозаны гына бирә.
Ашлыкны үзебез киптерәбез
Хуҗалык җитәкчесе яңача эшли башлаган ашлык киптерү комплексы турында сөйләгәндә, ир мактаныр, корал эшләр, дигән мәкаль искә төште. Сүз сөйләп, акчаны кысып кына икмәкне киптереп булмый шул, бигрәк тә явым-төшемле елларда хәлләр катлауланып китә. Без килгәндә дә Фәрит Фарук улы шул мәшәкатьләр белән йөри иде. “Без киптерү комплексына инвестиция программасы буенча, газ үткәрдек. Бу – Теләче районында табигый газ яга торган беренче ашлык киптерү комплексы. Узган ел аны Түбән Новгородтан кайтарттык. Сәгатенә 20-25 тонна икмәкне киптереп өлгерергә тиеш ул.
Моннан тыш тагын бер шундый җайланма бар иде, икесен дә зәңгәр ягулыкка тоташтырдык. Үзебез өчен дә, башкалар өчен дә хезмәт итәр дип уйлыйбыз. Шәдкедән тыш Питрәч районындагы Кулай ярдәмче хуҗалыгы да безнеке бит”, – дип сөйли Фәрит әфәнде.
Яңа кеше
Хуҗалык рәисе Фәрит Гыйләҗетдиновның бер елдан артык вакыт эчендә тау кадәр эш алып барганын күреп, аптырап та каласың. “Фортекс” компанияләре төркеме җитәкчесе Рәүф Әлмөхәммәт улы Галәмов Балтач егетен “Агролак” берләшмәсенә эшкә чакыра. “Республиканың кадрлар резервында тора идем. Килешү төзеп, эшкә килдем, миңа ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәтлемен, – ди ул. – 2016 елда шактый эш башкарылды. Әле эш дәвам итә. Кул астымда 72 колхозчы бар. Төзелешләргә эшчеләр ялларга туры килде. Баштагы чорда 6-7 бригада төзүчеләр генә бар иде. Күп эшләрдә дәүләт программалары белән район ярдәм итте. 40-60 программасы нигезендә ике комбайн алган идек. Хөкүмәт ташламалы ягулык белән ярдәм итә. Узган ел гына инвестор әлеге төзелеш эшләренә 80 миллионнан артык акча кертте”, – әнә шулай башкарган эшләрен үзенчә санап чыгуы аның.
Авылда моңа кадәр килгән инвесторларның бу кадәр эшләгәннәре булмаган. Хуҗалыкны күтәрергә дип вакытлыча килгән Фәрит Гыйләҗетдиновның да эшен авыл халкы күрә, яхшы бәя бирә. Эш кешесенә иртәге көнгә ышаныч тудырасың икән, аның җитәкчелеккә карата фикере дә үзгәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев