Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда яшәүче өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум бирелә

2016 елдан 2018 елга кадәр Татарстан авылларында яшәүче 124 хатын-кыз 29 яшькә кадәр дүртенче, бишенче һәм алтынчы тапкыр әни булды.

Татарстанда авылда өченче һәм аннан соңгы балалары туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Министрлар Кабинеты карарын шәрехләп, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы баласын тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу - балалар туганда бик кирәкле акчалар, чөнки без бала туганда гаилә бюджетыннан зур чыгымнар булуын беләбез», - дип аңлатты Зарипова.

Министр искәртеп узганча, тиешле карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туганда гына түләнгән.

«Без анализ ясап, 2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәр 124 хатын-кыз өченче баласының гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булганлыгын белдек. Социаль гаделлекне торгызу максатында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде», - дип искәртте ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Илкүләм проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд сум акча бүленгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X