Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда яшәүчеләрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 50 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак.

Авылда яшәүче һәм 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча РФ Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 50 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак.

“2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Авылда яшәүчеләрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган, бу – уртача 1300 сум дигән сүз. Моның өчен кешенең лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләве һәм бүгенге көндә авылда яшәве кирәк. Әгәр кеше озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп тә, лаеклы ялга чыккач, шәһәргә күченеп киткән икән, аңа өстәмә акча бирелми”, - диде ул.

Светлана Гайдук әйтүенчә, 1992 елга кадәр кимендә 30 ел авыл хуҗалыгы стажы булган барлык һөнәр ияләренең дә пенсиясе артачак. Укытучы, тәрбияче, кибетче, хисапчы – иң мөһиме алар авыл хуҗалыгы тармагына караган оешмаларда эшләргә тиеш. 1992 елдан бары тик авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга гына пенсия өстәләчәк. Мисал өчен агроном һәм ферма, машина-трактор парклары, механик остаханә җитәкчеләрен әйтергә була.

Светлана Гайдук Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 50 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячагын әйтте. Бүгенге көндә 2 меңгә якын пенсионер авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Алар эштән туктаган очракта Пенсия фондына килеп бу турыда хәбәр итәргә тиеш булачак. Моның өчен пенсионерга эштән туктау турындагы документлары белән пенсия фондына килеп гариза бирергә кирәк. Гариза каралган айның икенче аеннан башлап иминият пенсиясе индексацияне исәпкә алып түләнә башлый.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X