Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыру балалар белән фотога төшү пиар түгел, тәрбия чарасы"

уртаклаш фикерләр “Түбән дәрәҗәдәге хәйрия концерты күрсәтеп, халыкның кабат килергә теләген бетерәләр. Әлеге чараларны теләсә кем оештыра алмый”, ди “Мең рәхмәт” хәйрия фестивален алып барган Гөлназ Сәфәрова. 28 ноябрь Казанда балалар һосписына һәм җырлар авторы, инвалид Ирек Габдрахмановка ярдәм концерты үтте.

Өч сәгатьләп барган хәйрия концертында егермедән артык татар артисты, 800ләп тамашачы катнашты. Уникс фойесында хәйрия ярминкәсе гөрләде, Казан һосписыннан да волонтерлар килде. Тамашачылар хәйрия тартмаларына да акча салып мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алды.

Хәйрия фестивале булгач, килдек. Өлешебез тисен дибез

Концертка килүчеләр арасында төрле милләт кешеләре күренде, күрше Чуашстаннан дистәләгән кеше бер автобуска утырып килүчеләр дә бар иде. Балык бистәсеннән килгән Мәгъшия апа һәм Сәгыйрҗан абый исә олы яшьтә булсалар да хәйрия чараларына еш йөрүләрен әйттеләр.

"Хәйрия фестивале булгач, килдек. Өлешебез тисен дибез. Хәйрия концертларына йөрергә тырышабыз. Ярдәм өмет иткәннәргә Аллаһ булыша күрсен", ди алар.

Тамашачылар арасында танылган блогер “Татар малай” - Ринат Галиәхмәтов та булды. Фестиваль турында мәгълүмат таратуда актив булышкан татар егете чакыру билетынан нигә баш тартуын да әйтеп үтте.

"Хәйрия чараларына бушка йөрү, минемчә, дөрес түгел. Билет сатудан кергән акча изге эшкә бара бит", диде "Татар малае".

Концертта татар эстрадасының танылган җырчылар белән бергә Нурбәк Батулла, Айрат Фазылҗанов кебек билгеле биючеләр дә катнашты. Хәйрия тамашасын Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды. Гөлназ Сәфәрова хәйрия чараларына тамашачыларны ни сәбәпле авыр җыелуын әйтте.

Түбән дәрәҗәдәге хәйрия концерты күрсәтеп, халыкның кабат килү теләген бетерәләр

"Мин зур, масштаблы, югары дәрәҗәдә әзерләнгән проектларда катнашырга тырышам. Хәйрия концертлары артты, айга 2-3 үткәрелә. Концертны теләсә кем эшли алмый, оештыру эшләре җитди булырга тиеш. Түбән дәрәҗәдәге хәйрия концерты күрсәтеп, халыкның кабат килү теләген бетерәләр. Шуңа да залларны тутыру авыр. Минем дә хәйрия фондын булдырасым килә. Ләкин бу да зур җаваплылык, башка хәйриячеләрне күзәтеп барам да, сокланам, алар үз эшләрен югары дәрәҗәдә алып бара”, ди Гөлназ.

Тамашачылар
Тамашачылар

Әлеге фестивальдә катнашучы популяр Җырчы Фирдүс Тямаев Казан һосписына барып кайткач социаль челтәрләрдә фотолар, виедомөрәҗәгатьләр урнаштырды. Халыкта бу төрле фикерләр уяткан.

Фотолар куйгач, үзенә реклама ясый диючеләр булды. Авыру балалар белән рәсемгә төшеп үзеңә пиар ясап булмый

"Фотолар куйгач, үзенә реклама ясый дип гаеп итүчеләр күренде. Авыру балалар белән рәсемгә төшеп үзеңә пиар ясап булмый. Без ул фотоларны тәрбия чарасы буларак куябыз. Хәйрия концертын оештыручылар мине һосписка алып барды, күзләремне ачты. Үзеңнең никадәр бәхетле икәнеңне күрергә теләсәң, һосписка бар"”, дип дәвам итте сүзен җырчы.

"Үзегезне хәйрия фондын оештыручы итеп күрәсезме?”, дигән сорауга, Фирдүс Тямаев: “Насыйп итсен! Аның бит эчке эшләрен дә белергә кирәк әле, сәләт булырга тиеш. Халыкка мондый хәйрия чараларына килүе өчен рәхмәт. Монда меңгә якын кеше. Мең кешенең мең мәшәкате. Шуны истә тотыйк: теге дөньяга бары тик изге гамәлләребезне генә алып китәбез бит”, диде Фирдүс.

Фирдүс Тямаев һәм Гөлназ Сәфәрова
Фирдүс Тямаев һәм Гөлназ Сәфәрова

Чыгыштан соң һәрбер җырчы-артистка оештыручылардан һәм Казан һосписыннан рәхмәт хаты һәм гөл тапшырылды. Җырчы Асылъяр моның бик тә мәгънәле булуын билгеләп үтте: “Сезнең бу гөлегез символик мәгънәгә ия! Сез кемгәдер гомер бүләк итәсез бит!” диде ул.

28 ноябрьдә үткән хәйрия фестивальнең максаты – концерттан җыелган акчаларны Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына) һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерү өчен тапшыру иде. Әлеге чара алдыннан бер төркем артистлар Казан һосписына барып, аның эшчәнлеге белән танышып кайтуын хәбәр иткән идек.

Оештыручылар белдергәнчә, “Мең рәхмәт” хәйрия фестивалендә аренда, сәхнә, оештыру чыгымнарын түләгәннән соң 241 мең сум акча калган, аның 171 меңе һосписка, 70 меңе Ирек Габдрахмановка тапшырылачак. Яңа елдан соң да Ирек әфәндегә хәйрия чарасын дәвам итмәкчеләр, 12 февральдә аның Тинчурин театры бинасында иҗат кичәсе көтелә.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев