Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр

Юлны кар каплау аркасында, ашыгыч ярдәм машинасы авыру хатын йорты янына керә алмаган.

Апас районының Урта Биябаш авылында авыруны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Шуның өчен Татарстан прокуратурасы авыл башлыгын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

    66 яшьлек авыру хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар, дип хәбәр иткән идек.

«Күзәтчелек ведомствосы белгечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. Алар Урта Биябаш авылында юлларны вакытында кардан чистартып бетермәүләрен ачыклаган», - диде Галиев.

Нәтиҗәдә, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән барлык хокук бозу очракларын бетерүне, ә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр.

Моннан тыш, аңа карата, юлдагы хәрәкәткә каршылыкларны вакытында бетерү буенча чаралар күрмәгән өчен, административ эш кузгаттылар. Карарны судка җибәрделәр, диде Галиев.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X