Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ай, бәрәңге, вай, бәрәңге

Авыл һаман катык ашый дип ышанган, яшәешен бәрәңгедән башка күзаллап булмый торган авыл тормышы да үткәндә, әдәби әсәрләрдә генә калып бара. “Үзгәрде авыл, үзгәрде” дип берничә тапкыр язсам да, авылда да шәһәрчә, физик эш белән артыгын ватылмыйча, җиңелрәк юл белән яшәргә тырышучыларны хуплыйм гына мин.

Менә, ниһаять, безнең якларда да  бик күп хуҗалыкларда азык чөгендере үстерүдән ваз кичте­ләр, бик күп кул хезмәте сорый, өстәвенә  ялгызың гына баш­карып чыга торган эш  түгел иде бу. Шунлыктан шактый гаугалыга әйләнә, юкса эшләгән кешегә акчасын да түлиләр, бушлай саламын-печә­нен дә, азактан процент чөгендере дә бирәләр иде. Әмма барыбер кызыктыра алмадылар, районда бердәнбер “Кызыл юл” хуҗалыгы гына, сөткә файдасы зур дип, үсте­рүен дәвам итә. Чөгендердән соң чират бәрәңгегә дә килеп җитте.


Инде шәхси хуҗалыклар да бәрәңге җирләренең күбесен печән басуларына әйләндереп бетерде, бәрәңгене үзенә ашарга җитәрлек кенә утырта башлады. Фәкать мал-туарны күпләп асраучылар гына бу культурадан ваз кичмәде. Моңа кадәр әле ничек тә кул селтәмәгән, республикадагы бәрәңге үстерүне дәвам итүче сирәк районнарның берсе булган Балтачта да соңгы елларда ваз­гыять башка якка үзгәрде. Үткән елларда гына биш хуҗалык бәрәңге үстерсә, быел алар өчкә генә калган булып чыкты.


– Бәрәңгене районда ике-өч хуҗалык кына үстерергә тиеш, бу– нормаль хәл, – ди бәрәңге үс­терүне дәвам итүче хуҗа­лык­ларның берсе булган Тимирязев исемендәге җәмгыять җи­тәкчесе Булат Исрафилов. – Бәрәңге ул шундый культура, аны махсуслашкан хуҗалыклар гына үстерә ала.


– Элегрәк бәрәңге иң рентабельле культура булып йөри иде...


– Хәзер дә шулай буласы ул. Әнә үткән елгы уңыштан җыел­ган бәрәңгене без  уртача 14 сумнан сата алдык, ә бит аның үзкыйммәте 7 сум иде. 100 процент рентабельле дигән сүз бит бу!


– Алайса, нигә күпләп үстер­миләр соң? Плюсләре, минуслары нидә?


– Плюсен әйттем инде. Минусларга килгәндә, әйткәнемчә, 2017 елда бәрәңге иң рентабельле булды, ә 2015тә бу күрсәткеч минус 20 процент иде. Бу бит без начар эшләгәнгә генә түгел, чөнки бәясе ул елны 5-6 сумнан булды, анда да сатып алучы таба алмадык, чыгарып ташлар чиккә җиттек. Тагын бер минусы: бу – иң күп акча сорый торган культура. Үсемлекне саклау бик четерекле, авырулар күп, вакытында, кабат-кабат эш­кәртү өчен агу-химикат­ларга бик күп акча кирәк. Өчен­чедән, өч-дүрт ел саен сортларын алыштырып торырга кирәк. Үстерү, эшкәр­тү, казу өчен кыйммәтле техникалар кирәк. Әле кеше факторы да бар. Бик рәхәтләнеп без дә аны 150 гектарда үстерер идек, нибары бер комбайныбыз бар, алар бик кыйммәтле, алу турында әлегә хыялланып та булмый. Өстәвенә чүпләргә кеше юк. Без үзебез соңгы елларда “Маделина”, “Венета” сортлары белән эшлибез. Безнең шартларда әйбәт кенә уңыш бирделәр. Быел да аларны алыштырмыйбыз, ә мәйданны 10 гектарга арттырырбыз, 60 гектарда утыртырбыз, дибез.


Күп еллардан бирле бә­рәңге үстерүгә махсуслашкан, елның-елында иң күп мәйдан­нарда үстерүче, куәтле заманча техникалары, подваллары-сак­лагыч­лары булган “Татарстан” хуҗалы­гы исә быел аның гектарларын киметмичә, 150 гектар итеп калдырырга ниятли.


– Үткән ел бәрәңге утырту өчен урынны бик үк дөрес сайламадык, шул сәбәпле авыруларга болай да тиз бирешә торган “Гала” сортлы бәрәңгенең уңышы көтелгән­нән кимрәк чыкты. Күп яралып, үсеп бетә алмады. Ашау өчен тәмле бу бәрәңге бик әйбәт үтә, шунлыктан быел да аны күпләп үстерергә планлаштырабыз, – ди әлеге хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Шиһапов. – Үткән елгы ялгышларны исәпкә алганда барысы да әйбәт булыр дип ышанабыз. Шулай ук “Ред Скарлет” сор­тына да кире кайтырга булдык. Ул, киресенчә, авыруларга бик чыдам. Үткән ел Төмәннән аның элита сортын кайтартып,  бераз үстергән идек, уңышы бик югары булды. Быел 25 гектарда утыртырбыз, дибез. Кыш буе бәрәңге бик әйбәт сатылды, бәясе дә 17 сумнан ким булмады. Әле бу көннәрдә генә 15 сумга төште. Шулай ук утырту өчен орлыклык бәрәңге дә, малга ашату өчен дә саттык. Чыгымлы булуы өстенә соңгы елларда табигать шартлары да, төрле авырулар да эшнең нәтиҗәсен киметә шул, әмма уңышың булса, бу чыгымнар аклана да. Гомумән, отасың­ны-отыласыңны белә торган культура түгел бу. Бер елны көз­дән сатасың, язга бәя кү­тәрелә, ә син язны көтсәң, кире­сенчә, бәя төшә. Шуңа күп хуҗалыклар, шулай ук авыл халкы да кул селтәде инде үзеннән.

Фото: https://pixabay.com | kar0329

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев