Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аяк бармаклары белән рәсем ясаучы егет (фотолар, видео)

Илдар Апчелеев Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Аул-Бергуль авылында яши.

Балачактан церебраль паралич белән авырса да, төшенкелеккә бирелмәгән. Иптәшләре белән футбол уйнап йөргән егет югары сыйныфларда укыганда кулларына түгел, аяк бармакларына карандаш алып, рәсемнәр ясый башлаган. Алай гына да түгел аяк бармаклары компьютерда язарга, пластилиннан фигуралар әвәләргә, урын-җирен тәртипләргә дә ярдәм итә. Илдар белән интернет челтәре аша аралашабыз. "Сезгә хатны уң аяк бармакларында язам. Клавиатура, компьютерның "тычканы" белән дә уң аяк бармаклары ярдәмендә идарә итәм", - дип шаккаттырды. Бик актив, тормышны ярата торган егет. Бу аның ясаган картиналарының ачык төсләрдән торуыннан да күренә. Үзе турындагы видеоязмаларны интернет челтәренә элеп, иҗатын башкалар белән дә уртаклаша. "Бәлки, башкаларга да ярдәме тияр", - ди бу турыда үзе. Аның белән килешми мөмкин түгел, үзе кебек саулыкларында тайпылышлар булганнар аңа карап үрнәк алса, безгә аның картиналары үрнәк кенә түгел, илһам бирүче дә.

-Рәсемнәрне кәгазьгә көннең төрле вакытында төшерәм. Ә менә буяу эшләрен көндез яки иртән һәм кояшлы көннәрдә эшлим. Илһам төрле вакытта килергә мөмкин. Урманнардагы тынлыкка хозурланып йөрергә яратам. Күктәге болытларны күзәткәндә дә илһам килә. Картина ясаганда иң катлаулысы - төсләр сайлау. Күңелдә туган хисләрне төсләрдә чагылдырып бетерү һәр очракта да уңышлы килеп чыкмый. Пейзаж ясауга караганда портрет белән эшләү катлаулырак. Нәрсәдер барып чыкмаса, үзгәртү өчен портретта пейзажга караганда мөмкинлекләр азрак, - дип уртаклаша Илдар.

Һәвәскәр рәссам иҗат эше өчен карандаш-пумалаларны тутырып куелган тартмалардан үзе ала, келәм өстенә дә үзе тарата, үзе җыя. Билгеле, күп вакыт, физик көч һәм сабырлык сорый торган эш. Әмма Илдар тәмам остарган: ике аяк сәламәт кешенең куллары кебек бик җитез хәрәкәтләнә. Рәсемне карандашны аяк бармагына кыстырган хәлдә кәгазьгә төшерә. Каралама әзер булгач, әнисе келәмне җыеп, сулы банка һәм гуашьлар әзерли дә бүлмәдән чыгып китә. Ә Илдар чын-чынлап иҗат дөньясына чума. Чөнки, иҗат тынлыкны ярата. Ул мизгелдә иҗат һәм рәссам үзе генә калырга тиеш. Бер картинаны ясау кайчакта бер айга кадәр сузыла икән. Заказ бирүче белән бу хакта алдан ук килешеп куялар.

Бер картинаны ясау өчен генә дә биш-җиде төрле пумала кирәк. Ә алар Илдарда берничә дистә һәм төрле үлчәмдә. Шушыларның һәркайсысы белән дә бик оста эшли рәссам. Иҗат эшендә, тормышта та Илдарга әти-әнисе, туганнары зур терәк һәм илһамлы эшкә канатландыручы. Аның картиналары күргәзмәләргә куела, күп кенә тамашачыларны сокландыра. 2013 елда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылган "Талант һәм ирек" фестивалендә җиңү яулый. Җиңүгә ирешеп алган грамота-димпломнары моның белән генә чикләнми, аларны бихисап. Әмма Илдарның үз-үзен, сызлануларын җиңеп, ихтыяр көчен туплап иҗат итүе, тормышны яратуы иң зур җиңү дип саныйм мин.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев