Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аяз Гыйләҗевнең хатыны иренә укучылар язган хатларны бастырып чыгарырга җыена

Язучыга укучылардан килгән хатларның күләме 6 том тәшкил итә.

Татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева укучыларның иренә язган хатларын бастырасы бар дигән фикерне җиткерде. Бу турыда ул ТР архив эше буенча дәүләт комитеты уздырган чарада белдерде.

“Аязның әдәби мирасы бик бай. Бүгенге көндә аның әсәрләре 6 том булып басылып чыкты. Алар арасында Аязның шәхси хатлары да бар. Укучылардан килгән хатлар исә гаилә архивында саклана. Хатлар бик күп җыелды. Аларның күләме 6 томга җыела”, - диде Нәкыя ханым.

ТР архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова язучының истәлекләрен архив фондына биргән өчен Нәкыя Гыйләҗевага рәхмәт хаты тапшырды.

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. "Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" әсәрләре өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган.

Фото: Абдул Фархан

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X