Саба таңнары

Айдар авылы халкын алдап тавык урынына әтәчләр сатып киткәннәр

Теләче районының Айдар авылы халкы кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган. Ике ай элек авылга чеби сатучылар килеп, бик хикмәтле төстәге кош-корт сатып йөргәннәр. Бер айдан аларның төсе җуелып, ап-ак булып калганнар. Соңрак боларның тавык түгел, барысының да әтәч икәнлеге беленгән. Шулай итеп, Айдар Татарстанның иң әтәчле авылы булып тарихка...

Теләче районының Айдар авылы халкы кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган. Ике ай элек авылга чеби сатучылар килеп, бик хикмәтле төстәге кош-корт сатып йөргәннәр. Бер айдан аларның төсе җуелып, ап-ак булып калганнар. Соңрак боларның тавык түгел, барысының да әтәч икәнлеге беленгән. Шулай итеп, Айдар Татарстанның иң әтәчле авылы булып тарихка кереп калмагае.

«Моңарчы андый чеби күргән булмады»

Җырчы Марсель Вәгыйзовның әнисе Илһамия апа да Айдар авылында яши, аны да кәкре каенга терәтеп киткәннәр. Узган елларда йомырка өчен тавык ала торган булсалар, быел никтер алмый калганнар. Шуңа да теге ялганчыларның авылга килеп сатуы Илһамия апа өчен бик тә кулай булган.

- Чебиләрнең берничә төстәгесен саттылар: берише - сары, икенчеләре көрән төстә иде. Мин төрлесеннән алдым. Халык, чебеш­ләрне нәрсәгәдер манганнар, дип сөйләде, мин моңа ышанмыйм. Ул кадәр чебине ничек манып була инде? Каз бәбкәләре сары булып туып, тора-бара агарган сыман, болар да шулай иткәндер, дип уйладым, - диде хуҗабикә.

Илһамия апа 23 чеби алган, шуның берсе генә үлгән. Дөрес булса, Айдар авылындагы бер гаиләнең шул сатучылардан алган бар чебешләре үлеп беткән.

- Без комбикорм бирдек, бәлки шуңа исән калганнардыр. Кыш буе әтәч ите ашыйсы бар инде... Безнең бит узган еллардан калган тавыклар да бар, алар кардада ята. Аларны әтәчләрдән аерым тотабыз. Әтәчләр бик тере, гел чабып йөриләр. Күршебездә ике гаилә яши: чеби саткан көнне берсе чыкты, икенчесе чыкмады. Чыкканнары чебиләрне алып керде дә, икенче гаилә киленнәре: «Ул сатучылар Теләче авылларында узган ел да йөргәннәр бит», - дигән, - дип сөйләде Илһамия апа.
Исемен күрсәтергә теләмәгән икенче авыл кешесе 21 чеби алган, сигезе үлгән икән инде. Көне суык булды, шуңа чыдый алмаганнардыр, диде ханым. Чебиләрнең бер төрлесен 45 сумга, икенчеләрен 50 сумга алган. Моңарчы башка төрле кош-корт сатучыларның Айдарга килгәне булган, әмма авыл халкының төп башына утыруы беренче тапкыр.

- Матур дип кызыгып алдык инде. Сатучы ир белән хатын русча гына сөйләштеләр, Ульяновскидан килдек, диделәр. Чебиләрне бройлер дип саттылар. Йомырка да салалар, иткә дә әйбәт, дип мактадылар. Чебиләрнең нинди төстә булганын төгәл әйтеп тә булмый: сары дисәң дә, сары түгел, йод төсенә дә охшаган иде. Чебиләр агара башлагач, шулай булырга тиештер, дип уйладык. Чеби вакытында тавыкны әтәчтән аеру мөмкин түгел бит. Сатучыларның машинасында чеби күп иде, - диде билгесез булып калырга теләгән әңгәмәдәшем.

- Аларның төсе матур иде бит... Моңарчы андый чеби күргәнебез булмады. Хәзерге заманда яңадан-яңа әйберләр чыгып кына тора, бу тавыклар да яңа токымнандыр, дип уйладык, - дип сүз башлады шулай ук исемен күрсәтмәскә үтенгән Айдар авылы кешесе. Ул ун чеби генә аласы булган, әмма кулындагы мең сумлыгын күргәч, сатучылар бөтен акчага алырга күндергән.

- Узган елларда да шушы кешеләр безнең райондагы авылларда чеби сатып йөргән, дип сөйләделәр. Әтәч белән тавык китереп куеп, чебиләр шушындый булып җитәчәк, дип ышандырганнар. Ә сатылмыйча калган чебиләрне посадкада ташлап киткәннәр, имеш. Без алган чебиләр тавыкка охшамаган, хәзер генә әтәч икәнлекләрен белдек, кикрикләре дә чыгып килә. Безнең очта кем чыкмый калды, шулар гына алмады. Карыйм дип чыккан кеше алмыйча кереп китә алмады. Гел гипнозланган кебек булдык. Икенче юлы башка сатучылар килсә дә, шикләнебрәк караячакмын инде, кайдан килгәннәрен сорыйсы булыр. Башка вакытта сорый идек, бу юлы никтер кызыксынмадык та, - диде ул.

«Документларын карарга кирәк»

Ульяновскидан килгән сатучылар каян шулкадәр әтәч алган икән соң? Кайбер имеш-мимешләргә колак салсаң, йомырка сату белән шөгыльләнә торган эре кошчылык фабрикаларында әтәчләрне арзан бәядән яки күпләп тавык алучыларга гел дә бушка бирәләр, дигән сүз йөри.

«Челны-бройлер» оешмасы генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары Рәшит Гайфуллин сүзләренчә, алар бройлер әтәчен дә, тавыгын да иткә җибәрәләр. Әмма ашатылган комбикорм күләменә карап, әтәч тизрәк үсә. «Челны-бройлер»да әтәчләрнең ике төрлесен тоталар: беренчесе - бройлер, икенчесе - тавыкларны аталандыра торганы.

Гадәттә, 100 йомыркадан яртысы - әтәч, яртысы тавык чыга икән. Рәшит Гайфуллин сүзләренчә, беренче чиратта, чеби сатучыларның документларын карарга кирәк. Инкубация шартлары дөрес үтәлмәгән булса, кош-кортның барысы үлеп тә китәргә мөмкин.

- Чеби бер төстә туып, бераздан агарырга мөмкинме соң? - дим.

- Гадәттә, чебеш нинди булып туа, үскәч тә, шундый ук төстә кала. Йомырка чыгара торган фабрикаларда әтәч тотуның мәгънәсе юк, ул бит күкәй салмый, бу бройлерга түгел, «несушка»ларга кагыла. Яңа туган чебинең тавыкмы, әтәчме икәнлеген аерып була, ләкин махсус методика буенча, бу эшне махсус өйрәтелгән кешеләр генә башкара ала, - диде Рәшит Гайфуллин.

Апастагы авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, район үзәгендә атнага ике тапкыр терлек базары эшли. Беркемнең дә чирле, зәгыйфь терлек мал алдык, дип зарланганы булмаган. Әлеге базарга күрше-тирә районнардан дә килеп саталар.
Лениногорск кошчылык фабрикасы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Юрий Сергеев сөйләвенчә, алар да чебиләрне инкубатордан чыгармый, Свердловскидан ук китертәләр. Инкубация белән шөгыльләнү өчен махсус тавыклар һәм әтәчләр кирәк, ә бу бик чыгымлы эш, кимендә, 18-20 мең тавык һәм өч мең әтәч кирәк.

- Фабрикабыз тавыклар сатканда, безнең исем белән чеби-тавыкны авыллар буйлап кем генә сатып йөрмәде. Үзем дә базарга килеп, тавыкларыгыз бармы, дип сорагач, әйе-әйе, дип, безнең исемдәге тавык тәкъдим итәләр, юкса безнең фабрика хәзер бернинди кош-корт сатмый. Документ күрсәтүләрен сорасаң, юк икәнлеге ачыклана. Халыкка сатыла торган кош-корт фабрикаларда гына үстерелергә тиеш, дип уйлыйм. Чөнки чебигә, тугач та, чир таратып йөрмәсен өчен, вакцина ясарга кирәк. Ә шәхси хуҗалыкларда тавык үстереп һәм сатып йөрүчеләр барлык кошчылыкка зур зыян китерә. Җитештерү күләме зур булса, инкубация үз-үзен аклар иде, әмма без андый зур күләмнәр белән эш итмибез. Свердловскидан китерелгән чебиләр арасында бер-икесе генә әтәч булырга мөмкин, калганнары - та­выклар. Табигатьтә дә бит әтәчләр, тавыкларга караганда, күбрәк туа, - диде Юрий Сергеев.

Линар Закиров

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: