Айдар Галимов үзен самолет йөртүчесе буларак сынап карарга уйлаган [+видео]
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанда чыгучы «ДОСААФ: Испытано на себе» тапшыруында катнашып, җиңел моторлы самолет йөртеп караган.
Самолетта ул инструктор белән очкан. Видеода аларның куркыныч трюклар ясавын да күреп була.
Очыш тәмамлангач, Айдар Галимов хис-кичерешләре белән дә бүлеште: «Исән! Мондый очышларга әзер булырга кирәк икән. Мин әлегә шок халәтендә», диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев