Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев: Гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк

Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) гаммәви коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде Сәлимгәрәев.

Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.

  • D-Dline – Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

 

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X