Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Бариева ноталы татар китаплары бастырырга кирәк дип саный

Ул әлеге китапларның чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да файдалы булуын әйтте.

Татарстанда бик күп талантлы композиторлар бар, шуңа күрә ноталы татар китаплары бастырырга кирәк. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиеваның “Мин” китабын тәкъдим итү уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Җырның язмышы һәрвакыт авторлардан башлана. Җыр тудыру – бала тудырган кебек. Кемгәдер ул бик җиңел эш булып тоелса да, бу бик зур җаваплылык. Чөнки җыр аша авторлар һәм башкаручы кешенең күңелен айкый, актара. Җырны буыннан-буынга күчә алырлык итеп, тамашачыга дөрес барып җитсен өчен шундый китаплар кирәк. Мин музыка мәктәбендә укыдым һәм кечкенәдән ноталы китаплар белән кызыксына идем. Композиторлар Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярованың китаплары миндә һаман да саклана. Бездә бик күп талантлы композиторлар бар. Ни өчен аларның китаплары чыкмый? Мондый китаплар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да файдалы булыр иде”, - диде үзенең чыгышында Айгөл Бариева.

Җырчы “Мин” китабы хакында да үз фикерен әйтте. Аның әйтүенчә, Лилия Муллагалиеваның ноталы җырлар китабы үз укучысын табар һәм озак яшәячәк.

“Лилиягә дустым буларак кына түгел, башкаручы һәм тамашачы буларак рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге китап яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр. Лилия бик зур эш эшләде", - диде ул.

Фото: Регина Гомәрова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев